Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Үзеңне һәм якыннарыңны энтеровирус инфекциясеннән ничек саклап калырга

Елның җылы чорында дөньяның төрле төбәкләрендәге курорт зоналарында кешеләр күпләп тупланган шартларда кискен рәвештә эчәк һәм башка инфекцияләрнең килеп чыгу куркынычы арта, алар арасында энтеровирус этиологияле авырулар актуаль булып тора.

Зарарлану  куркынычы кешеләр күпләп тупланган урыннарда шәхси гигиенага игътибарның кимүе, җиһазланмаган урыннарда азык сатып алу һәм куллану, кайнатылмаган су куллану, җиһазландырылмаган пляж территориясе булган урыннарда су коену белән бәйле.

Энтеровирус инфекциясе (ЭВИ) - Enterovirus нәселе вируслары китереп чыгара торган һәркайда киң таралган йогышлы авыру. Энтеровируслар тышкы тирәлектә тотрыклы, түбән температураларны яхшы кичерәләр: суыткыч шартларында алар берничә атна саклана, суүткәргеч суда 18 көнгә кадәр, елга суында - айга якын, чистартылмаган агым суларда - ике айга кадәр яши.

Инфекция чыганагы бары тик кеше - авыру яки вирусны үзендә йөртүче. ЭВИсен еш кына кечкенә балалар су яки азык белән вирус эләккәч йоктыра. ЭВИ белән зарарлануның төп юллары – су аркылы һәм көндәлек тормышта авыру белән контакт, өстәмә юллар -  сулыш юллары вирус белән зарарланганда  һава- тамчылы.

Инфекциянең йогу  факторлары: чи су һәм аннан әзерләнгән боз, җитәрлек эшкәртелмәгән һәм юылмаган яшелчәләр, җиләк-җимеш, яшел тәмләткечләр, пычрак куллар, уенчыклар һәм тышкы тирәлекнең энтеровирус белән зарарланган башка объектлары.

ЭВИ төрле формаларда уза ала - герпетик ангина, гәүдә, очлыклар тиресендә, авыз куышлыгында тимгелләр (сыпь),  ашкайнату тайпылышлары рәвешендә . Санап үтелгән симптомнар- бизгәк, хәл бетү, баш һәм мускул авыртулары  булырга мөмкин.  Вируслы менингит аеруча куркыныч авыру. Менингитның төп симптомнары: бизгәк  белән авыруның кискен башлануы, баш авыртуы,  косу, мускуллар һәм  эч авыртуы, иртә яшьтәге балаларда көзән җыеру барлыкка килергә мөмкин.

Зарарлану һәм авыру куркынычы арта:

  • Йөзенә, борынына, күзләренә пычрак кул белән кагылсаң, юылмаган кул белән ризык куллансаң;
  • Кайнатылмаган су эчсәң;
  • Эчемлекләрне суыту өчен сыйфатсыз судан  әзерләнгән  боздан файдалансаң;
  • Урам сәүдәгәрләреннән азык-төлек һәм эчемлекләр сатып алсаң;
  • Бу максат өчен җиһазландырылмаган урыннарда, санитария культурасын саклау дәрәҗәсе түбән булган урыннарда азык кабул итсәң;
  • Термик эшкәртелмәгән продуктлар куллансаң;
  • Җиләк-җимеш, яшелчә һәм яшел тәмләткечләрне юмасаң,

Шулай ук  кешеләр күп җыелган чараларга кечкенә балалар белән йөрергә, вакытында  зарарсызландырылмаган һәм сыйфат контролендә тотылмый торган бассейннарда коенырга, җиһазландырылмаган пляж зонасы булган урыннарда коенырга киңәш ителми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев