Үзәк хастаханә авыруларны реабилитациягә чакыра
Кадерле Югары Ослан халкы! Сезнең уникаль мөмкинлегегез бар – бүгеннән сез бушлай һәм максималь уңайлы реабилитация уза аласыз!
Сезнең карамакка өч тренажер һәм физиотерапевтик процедуралар тәкүдим ителә. Мобиль пунктка терәк-хәрәкәт авырулары, җәрәхәтләрдән соң, инсульттан соң һәм башка авырулар килә алачак.
Реабилитациягә язу катгый рәвештә участок табибы аша, барлык күрсәтмәләрне исәпкә алып башкарыла!
Мобиль тернәкләндерү пункты нәкъ бер атна безнең үзәк район хастаханәсе территориясендә урнашачак һәм сез шәһәрләргә бармыйча тулы курс уза алачаксыз!
Мондый мөмкинлектән файдаланып калырга ашыгыгыз – сәламәтлегегез турында кайгыртыгыз!
Хөрмәт белән, Югары Ослан үзәк хастаханәсенең хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев