Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Үзәк район китапханәсендә Корбан бәйрәменә багышланган күргәзмә оештырылган

28 нче июньдә бөтен мөселман дөньясы Корбан гаете бәйрәмен билгеләп үтә, ул якыннарыңа мәрхәмәткә, тынычлыкка, татулыкка өнди.

Корбан гаете - сүзгә-сүз "Корбан бәйрәме" дип тәрҗемә ителә. Ул изге Рамазан ае тәмамлануга 70 көн үткәч, бөтен дөнья мөселманнары тарафыннан билгеләп үтелә. Корбан гаете  -  корбан чалу көне.

Бу көнгә Үзәк район китапханәсендә “Корбан - якты нурлар бәйрәме” дигән тематик күргәзмә дә оештырылды. Китап укучылар игътибарына бәйрәм тарихы, аның төп законнары, йолалары һәм гореф-гадәтләре  белән таныштыручы әдәбият тәкъдим ителгән. Шулай ук күргәзмәдә гаиләдә ир һәм хатынның хокук һәм бурычлары, җенесләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең һәм никахның төп мәсьәләләре, балаларны тәрбияләү проблемалары, буыннар арасындагы үзара мөнәсәбәтләр - өлкәннәрне хөрмәт итү чагылган  китаплар белән танышырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев