Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Үзәк китапханәдә Гаилә елына багышланган күргәзмә ачылды

Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә гаиләне яклау, традицион гаилә кыйммәтләрен саклап калу өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру максатларында Россия Федерациясендә 2024 ел Гаилә елы дип игълан ителде.

Гаилә елы кысаларында Үзәк район китапханәсендә “Сүнмәсен гаилә учагы” дигән китап күргәзмәсе ачылды. 

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар гаиләнең хәзерге җәмгыятьтәге роле, гаилә бәхете төзү принциплары, ата-аналарның һәм балаларның үзара мөнәсәбәте турында сөйлиләр, гаиләне һәм гаилә традицияләрен саклау, балаларны тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвеше, актив гаилә ялы буенча тәкъдимнәр бирәләр. Күргәзмәдә шулай ук сәнгать әдәбияты да тәкъдим ителгән, ул китап белән вакытны файдалы итеп үткәрергә мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев