Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Үзәк китапханә Таҗи Гыйззәт иҗаты белән танышырга чакыра

Татар язучысы, драматург, атказанган сәнгать эшлеклесе Таҗи Гыйззәтнең 130 еллыгына район үзәк китапханәсе «Язуның кабатланмас үзенчәлеге» дип аталган китап күргәзмәсен тәкъдим итә.

Күргәзмә әдипнең тормышы һәм иҗаты белән, аның татар мәдәниятенә сизелерлек йогынты ясаган күпсанлы әдәби әсәрләре белән таныштыра. Таҗи Гыйззәт күп еллар дәвамында татар драматургиясенең үсеш юлларын билгеләгән шәхес.

Ул милли театрны яңа темалар, жанрлар һәм сәнгать алымнары белән баета. Татарларның психологиясен һәм көнкүрешен яхшы белгәнгә күрә, ул үз әсәрләренә авыл тормышы картиналарын – гореф-гадәтләрне, йолаларны оста итеп кертә, милли мохит тудыра. Драматургның сәнгать теле - ачык, аңлаешлы.

Совет чорында язылган пьесаларга хәзерге көндә дә ихтыяҗ зур. Алар элеккечә театр сәхнәләрендә бара һәм тамашачыларда зур кызыксыну уята.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев