Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Үз тырышлыгыбыз белән яшибез

Уртак тормышны ике унлык белән башлап җибәрдек.

Халыкта үз тырышлыгы, хезмәте белән тормыш алып барган гаиләләр соклану уята, аларның хөрмәтенә лаек була.Үзләренең дә куйган көчләренең нәтиҗәсен күрү канәгатьлек хисе тудыра, балаларына, оныкларына алдагы тормышларында үрнәк булып тора.

Районыбызда үрнәк, тырыш гаиләләр бик күп. Шуларның берсе Югары Осланда яшәүче Самат һәм Мәсгүдә Хәкимуллиннар гаиләсе.

Самат Әсәт улы Биектау районы Мүлмә авылы егете. Гаиләдә дүрт бала, ул өченчесе. Әнисе дүрт бала белән тол кала. Балаларны үстерүдә Саматның әбисе бик булыша, ул аның иң яраткан оныгы була. 10 классны тәмамлагач ул Казанга эретеп ябыштыручы булырга укырга килә. Анда аны язмыш гомерлек юлдашы Мәсгүдә белән очраштыра.

Мәсгүдә Буа районы Норлат авылында ике балалы гаиләдә туып үсә.10 нчы классны тәмамлап, ул да Казанга укырга килә, контролер белгечлеге ала. Училище аны Самат белән очраштыра, озак вакыт дусларча аралашып йөриләр.

Самат Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, авылга кайтып урнаша, яраткан әбисе янында яши, эшли. Мәсгүдә белән кабат алар дус кызларының туенда очрашалар, аларның мәхәббәт тарихы шунда башлана. Самат ул вакытта Казанда эшли.

“Туйга дип акчалар җыйдык, шул акчага балдаклар, киемнәр, бүләкләр алдык. Кайнана-әни дә булышты. Туйдан соң Казанга чыгып киттек. Ике унлык – егерме сум акча белән уртак тормышыбызны башлап җибәрдек. Яшәргә үз куышыбызны булдыру өчен Самат торак-коммуналь оешмасында эшләде. Олы кызыбыз Динара тулай торакта туды”, - дип искә төшерәләр алар яшьлекләрен.

Ә Югары Осланда Мәсгүдәнең абыйсы яши, еш кына кунакка чыгып йөриләр. Абыйсының чакыруы буенча 1994 елда Югары Осланга күчеп киләләр, йорт арендалап яши башлыйлар. Мәсгүдә балалар бакчасында, Самат торак-коммуналь оешмасында эшли. Ослан егете булып Айзат туа. Шул арада бер ел Буада да торып алалар, кабат Югары Ослан үзенә чакыра аларны. Осланда төпләнеп калырга карар кылалар, җир алып, үзләренең йортларын булдырырга уйлыйлар Хәкимуллиннар. Йортны кара җирдә казык кагып, икесенең тырышлыгы белән җиткерәләр. Бүрәнәнең бер башын Самат тотса, мин хатын-кыз дип тормый, икенче башы Мәсгүдәдә була.

Мәсгүдә күп еллар почтада хезмәт куя. Хәзерге көндә иренең беренче ярдәмчесе ул. Ә Самат  торак-коммуналь оешмасында эшли, яраткан эшенең остасы. 2014 елда гаилә белән киңәшеп үз эшен ача, ҖЧҖ “Исток” оештыра. Аның оешмасы су, скважиналар, насослар белән бәйле.  Гаилә, шул исәптән “Исток”та, күп еллар иганәчелек белән шөгыльләнә.

Балалар үсеп үз юлларын табалар, институтлар бетерәләр. Хәзерге көндә олы кызлары Динара гаиләсе белән Мәскәүдә яши, ире белән кыз үстерәләр. Уллары Айзат шулай ук гаиләле, Казанда яши, улы үсеп килә. Ә 2015 елда көтеп алынган шатлык булып төпчекләре Салават дөньяга килә.  Өйләренә нур өстәп, әти-әнисенең сөенече, ярдәмчесе, абый-апаларның яраткан энесе, аларның балаларына абый булып үсеп килә ул.

Бүгенге көндә Самат белән Мәсгүдә язмышларына рәхмәтле, тормышларына риза булып, балаларының, оныкларының уңышларына сөенеп, кода-кодагыйлар, туганнар белән аралашып, ярдәмләшеп, күрше-күлән белән дустанә булып көн күрәләр.

Ике унлыктан башланган тормыш бәхетле, бәрәкәтле, бай, матур, юмарт булып чыга Хәкимуллиннарның.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев