...
Мәктәп балаларының язгы каникуллары көннәрендә балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгына карата район балалар китапханәсендә яшь укучылар өчен «Үз йөрәгеңне китапларга юнәлт»дигән китап күргәзмәсе оештырылды.
Күргәзмәдә якты һәм күңелле әкиятләр, көлкеле хикәяләр, шигырьләр, заманча һәм яраткан классик әсәрләр тәкъдим ителде.
Күргәзмә китапларны кулларга алырга, ачып укый башларга өнди!
"Укыгыз, үзегез өчен яңа офыклар ачыгыз, безнең яшь укучыларыбыз!"- күргәзмәнең девизы.
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев