Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Укытучылар көне якынлаша

Ел саен 5 октябрьдә Россиядә Укытучылар көне билгеләп үтелә. Укытучылар көне - иң яраткан һөнәри бәйрәмнәрнең берсе.

Бәйрәм алдыннан район китапханәсе хезмәткәрләре Югары Ослан гимназиясенең 3 нче сыйныф укучылары өчен «Фантазерлар» балалар иҗатын үстерү клубы кысаларында «100 мең ни өчен» әдәби-иҗат сәгате үткәрделәр. 

Укытучы - катлаулы әйберләрне гади тел белән аңлата ала торган кеше. Ул укучларга үзенең белемен һәм осталыгын тапшырып кына калмый, туган илгә, якыннарыңа, яшәгән җиреңә, табигатькә мәхәббәт өйрәтә. Балага үз иленең лаеклы гражданины булып үсәргә ярдәм итә торган мәңгелек кыйммәтләр тәрбияли. Укытучы балаларның киләчәген формалаштыра, аларга олы тормышка аяк басарга һәм анда үз урыннарын алырга ярдәм итә. Чарада балалар укытучы һөнәренең һәр кешенең тормышында мөһимлеге турында белделәр.

Кәгазь һәм җилем ярдәмендә балалар матур чәчәкләр ясадылар, алардан зур уртак чәчәк бәйләме килеп чыкты. Аны  яраткан укытучыларына бүләк иттеләр, якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар.

Район балалар китапханәсе укытучыларны шушы матур бәйрәм белән котлый, барлык укытучыларга ныклы сәламәтлек, тынычлык, иминлек, шулай ук рәхмәтле, кызыксынучан укучылар тели!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев