Тыйнаклык, намус, тырышлык – аны бизәүче сыйфатлар
Мактаныр өчен, кешегә сөйләп йөрү өчен эшләмибез.
Була шундый кешеләр, алар сүзгә, сөйләргә оста, аларның эшләреннән сүзләре күберәк була. Ә кайбер кешеләр эш белән үзләрен күрсәтә, кайда гына эшләсә дә, нинди генә иганәчелек белән шөгыльләнсә дә, ул аны тыныч кына, дөньяга чәчми генә башкара.
Шундый ханымнарның берсе районыбызның Макыл авылында яши. Ул Гыйззәтова Венера Әсхәт кызы. Тумышы белән Мәмәтхуҗа авылыннан. Дүрт абыйсының иркә, кадерле сеңлесе булып үсә ул. Әтисе Красный Дол совхозында бригадир, әнисе сыер сава, бозаулар карый. Үз авылларында сигез сыйныф белем ала, ә тугызынчы, унынчы сыйныфларны Шеланга мәктәбендә тәмамлый. Балачак хыялы укытучы һөнәрен алу булса да, әти-әнисе бердәнбер кызларын үзләреннән еракка җибәрәселәре килми. Бухгалтерлыкка укып, ул вакытта күп авылларда эшләп килгән халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында эшли башлый, читтән торып техникум бетерә. Мәмәтхуҗа авыл Советында дүрт ел эшләп тәҗрибә туплый.
Баулы егете Нәркиз Нәҗип улы белән 1989 елда гаилә корып җибәрәләр. Ул техникум тәмамлап, ул еллардагы данлыклы СПТУга эшкә килә, 30 елга якын алыштыргысыз мастер булып хезмәт куя. Бүгенге көндә Иннополиста оператор булып эшли. Бергәләп хуҗалык тоталар, бакчалар үстерәләр. Уллары Марсель, Рамиль туа. Бүгенге көндә алар гаиләле. Марсель тормыш иптәше Зөбәрҗәт белән Гадел, Даян исемле уллар үстерәләр. Югары Осланда яшиләр, район оешмаларында эшлиләр. Ә Рамиль хатыны Алсу белән Казанда яшиләр, кызлары Амира үсеп килә.
“Улларым, киленнәрем бик әйбәт. Оныкларым сөеп туймаслык. Кайтып йөриләр, барлык эшләрне дә бергә, бердәм булып эшлибез. Гаилә бәйрәмнәрен бергә үткәрәбез. Бергәләп концерт, театрларга йөрергә яратабыз”, - дип уртаклаша гаилә тормышы белән Венера Әсхәт кызы.
Венера ханым эшен СПТУда дәвам итә. “21 ел училище ябылганчы эшләдем. Бик авыр, җаваплы хезмәт, ялсыз, отпускасыз эшләгән еллар. Чын күңелдән, тырышып, яратып, булсын дип эшләдем”,- ди ул.
Училище ябылгач, үз эшен башлап җибәрергә була Венера Әсхәт кызы. Башта күчмә сәүдә белән районның кибетләре булмаган кечкенә авылларга йөри ул. Аннары бинаны арендага алып, кибет ачып җибәрәләр. Күп очракта халык соравы буенча эшлиләр. Товарларның срогын контрольдә тоталар. Аракы, тәмәке сатмыйлар. Венера ханымның эше гөрләп бара. Ярты сәгатьләп аның белән сөйләшкән арада кибеттән кеше өзелмәде. Яшелчә, җиләк-җимеш, көндәлек кирәк азык-төлекнең бар төре дә бар. Сатып алучылар рәхмәтләрен әйтеп, кәнагать булып китәләр.
Венера Әсхәт кызы үзенең тормышының иганәчелек өлеше турында бик ачылып сөйләми. “Мин аны кешегә сөйләр өчен, мактаныр өчен эшләмим. Улларыма кушылып китеп шөгыльләнә башладым. “Үзебезнең әбиләр” акциясенә кушылып ак яулыклы әбиләргә булышканда үз әнием күз алдына килә. Беренче июньдә уза торган Балаларны яклау көненә күчтәнәчләр әзерлибез. МХОда булган якташларыбызның балаларына ярдәм итәбез. Гаиләбез белән хәлдән килгәнчә чын күңелебездән, җәлләмичә ярдәм итәргә тырышабыз”,- дип сүзен йомгаклады Венера Әсхәт кызы.
Венера ханымны үткән Эшмәкәрләр көне белән котлыйбыз. Гаиләсенә иминлек, эшендә уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев