Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Туган телебезне саклыйк

Бүгенге көндә республикабызда татар телен үстерү, балаларыбызда аңа мәхәббәт тәрбияләү, сөйләшү ихтыяҗын үстерү безнең алдагы бурыч булып тора.

Бүген шул хакта без Бөтендөнья татар конгрессының Югары Ослан бүлеге җитәкчесе, район мәгариф бүлегенең милли мәсьәләләр буенча методисты Гөлгенә Искәндәр кызы Дәүләтшина белән сөйләштек. Ул районда татар телен үстерү буенча эшләнгән эшләр турында сөйләде.

Безнең бурыч – татар телен эшлекле, нәтиҗәле итү, конкрет гамәлләр аша телебезнең кулланылыш даирәсен киңәйтү, кулланылышка ихтыяҗ булдыру, аның үсеше өчен шартлар тудыру.

Безнең алда мәктәпләрдә балаларны татар телен өйрәнергә өндәү, массакүләм мәгълүмат чаралары, мәдәният оешмалары эшчәнлеген камилләштерү, иҗат берләшмәләре, иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итү, социаль челтәрләр буенча күп эшләр тора.

Балалар бакчаларыннан башлап рус телендә генә аралашу, татар мохите сүрелү – тел язмышына бик тискәре йогынты ясый. Гаиләдә татарча сөйләшеп үскән бала, балалар бакчасына йөри башлагач, ике ай эчендә үз телен оныта, өендә дә туган телендә сөйләшми башлый.

Мәгариф өлкәсендә эшләнгән эшләр

Шул уңайдан бу юнәлештә районыбызда алып барылган эшләргә тукталып китәм. 2023-2024 уку елында мәгариф бүлегендә милли белем һәм тәрбия бирү буенча максатчан муниципаль юл картасы төзелде. Югары Ослан гимназиясендә татар тәрбиясе булган сыйныфлар ачылды, аерым предметларны татар телендә укытабыз. Үткән ел анда 11 бала укыса, 2023- 2024 уку елында шундый класска 16 бала керде. Макыл урта мәктәбе, Югары Ослан гимназиясе һәм Иннополис лицеенда татар телен тирәнтен өйрәнү буенча сыйныфлар бар. Район үзәгендәге «Каенкай”, “Салават күпере”, “Кояшкай” балалар бакчаларында берәр татар төркеме оештырылды. Татар телен, атааналар ризалыгы белән, туган тел буларак 1107 (44,4%) укучылар сайлаганнар, шул исәптән аларның яртысыннан артыгы рус телле балалар. Балалар төрле конкурсларда, олимпиадаларда катнашып призлы урыннарга лаек булалар, быел дүрт укучы республика этабында, ә бер укучы республика күләмендә призер булып Халыкара олимпиадага узды. Татар телен саклау һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Раисе каршындагы М.Г.Әхмәтовҗитәкләгән комиссия ярдәмендә соңгы елларда татар теле кабинетлары яңа җиһазлар һәм интерактив такталар белән тулыландырылды, гимназия һәм “Салават күпере” балалар бакчасы 500000 сум грант отып, үзләренең радиоузелларын булдырдылар. Быел беренче тапкыр 15 бала дәүләт имтиханы итеп "Татар теле" фәнен сайладылар.

Читтән тыш эшчәнлек буенча барлык мәктәпләрдә татар телен саклау буенча түгәрәкләр ачылды, анда балалар халыкларның туган телләрен, мәдәниятен, тарихын һәм гореф-гадәтләрен өйрәнәләр. Түгәрәкләр кысаларында «Сәхнә көзгесе» район балалар театр фестивале оештырылды. 16 район мәктәбе һәм балалар бакчалары коллективлары жюри карамагына татар драматурглары, язучылары әсәрләрен, татар халык әкиятләрен сәхнәләштереп, тәкъдим итттеләр. Май аенда «Сәхнә көзгесе» конкурсы өченче тапкыр узачак. Җиңүчеләр «Сәйяр» балалар яшүсмерләр театрларының республика фестивалендә катнашачак.

Гореф-гадәтләребезне саклыйбыз

Югары Ослан мәдәният йортында “Гореф-гадәтләр көче. Туган якның сәләтле кешеләргә байлыгы” исемле фестиваль узды. Фестивальдә районыбыз территориясендә яшәгән рус, татар, чуаш халыкларының горефгадәтләре турында чарага килгән тамашычаларга сөйләделәр һәм күрсәттеләр.

Район үзәгендә һәм татар авылларында Сабантуйлар үткәрәбез.

Август аенда Яңа Болгар авылына 100 ел булу уңаеннан бик эчтәлекле, күңелле, матур чара уздырдык. 

Шулай ук районда “Татар халык җәүһәрләре” бәйрәме уза.

2023 елның сентябрь аенда В.И.Ленин исемендәге Мәдәниял комплексы стеналарында “Татарстанның мәдәни башкаласы” республика конкурсында үз иҗатыбызны тәкъдим иттек.

Ел саен февраль аенда мәктәп укучылары һәм татар теле укытучылары арасында «Үз халкын таныткан татарлар» дип аталган фәнни-гамәли конференция уза. Быел ул якташларыбыз-композиторлар - Кызыл Байрак авылында яшәгән Салих Сәйдәшевкә һәм Яңа Болгар авылында туган Риф Гатауллинга багышланды.

Гыйнвар аенда безнең район укучылары татар телендә “Казанквест” республика интелектуаль уенында катнашып уңышка ирештеләр.

Агымдагы елның апрелендә районга “Иң яхшы билингаль балалар бакчасы” бәйгесендә катнашучы “Кояшкай” балалар бакчасына конкурс комиссиясе килде. Балалар бакчасының эше комиссия тарафыннан уңай бәяләнде. Бәйгедә җиңгән очракта 500 000 күләмендә грант оту мөмкинлеге бар.

Югары Ослан районында иң яхшы татар телен белүче баланы сайладык.

Даими рәвештә мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында уку процессының, татар теле, музыка, хезмәт, рәсем дәресләрендә, тәрбия сәгатьләрендә татар теленең кулланылыш дәрәҗәсен, укытучыларның әзерлеген, укучыларның дәресләрдәге активлыгы контрольдә тотыла, кирәк икән ярдәм күрсәтелә.

Югары Осланда “Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим - 2023” бәйгесенең район этабын уздырылды.

Якташыбыз, композитор Риф Гатауллинның “Осланкай китабын чыгаруга районыбызның ярдәме зур булды.

“Салихҗан” мәчетендә Бөтендөнья хиҗаб көне кысаларында “Милли кием - милләт саклый” дигән чара үткәрдек.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы М.Әхмәтов рәислегендә татар телен һәм туган телләрне саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе инициативасы, ГТРК каналы (Россия 1) тәкъдиме белән Югары Ослан районында милли белем һәм тәрбия торышын өйрәнү максатыннан татар теле көне узды, татар телендә “Әйдә шаяРТ” заманча телевизион юмористик уеннарда катнаштык.

Ел саен Нәүрүз - яз, матурлык һәм табигатьне яңарту бәйрәмен мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә уздырабыз.

Безнең бурычларыбыз

Шулай ук Югары Ослан районының татар дөньясы алдында торган проблемаларга һәм тәкъдимнәргә тукталып китәсем килә: дәүләт программалары нигезендә язылган муниципаль программаларның (районда телләр турындагы законны, милли сәясәтне тормышка ашыру) үтәлешенең күп өлеше; милләтара дини мәсьәләләрне игътибар үзәгендә тоту, милләт язмышын чишүдә социаль партнерлар белән элемтәне өзмәскә. Алдагы көннәрдә дә районның мәдәният, мәгариф бүлекләре, “Волжская новь” газетасы, мәчетләребез, имамнарыбыз, актив райондашларыбыз ярдәме белән татар телен үстерү, аңа балаларыбызда мәхәббәт, туган телебездә сөйләшергә теләк уяту безнең төп бурычыбыз.

Дәүләтшина Гөлгенә Искәндәр кызы күрше Кайбыч районы кызы. Үзенең педагогик эшчәнлеген Макыл урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып 1983 елның 1 сентябреннән башлап җибәргән. Хәзерге вакытта мәгариф бүлегенең милли белем бирү методисты булып хезмәт куя.

Аның үҗәтлеге, тырышлыгы аркасында район укытучылары республикада үткәрелә торган олимпиадаларда, конкурсларда, фестивальләрде актив катнашалар һәм җиңүләр яулыйлар.

Аның җитәкчелегендә мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында татар төркемнәре оештырылды, тел белгән педагогик кадрлар әзерләүдә, район мәктәпләренең татар теле кабинетлары интерактив җиһазлар белән җиһазлауда аның өлеше зур.

Гөлгенә Искәндәр кызы Дәүләтшина - Бөтендөнья татарлар конгрессының җирле бүлеге җитәкчесе, Югары Ослан Башкарма комитетының телләр буенча даими комиссия әгъзасы, муниципаль район башлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы, муниципаль район милли сәясәт мәсьәләләре буенча Советы әгъзасы, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы каршындагы муниципаль хезмәт комиссиясе әгъзасы. Ул халыкара «Җәлил укулары» конкурсының республика жюри составына керә, әлеге конкурсның зона этабында җиңүче булып тора.

Гөлгенә Искәндәр кызы – “Бердәм Россия” сәяси партиясенең “Ел лидеры – 2020 ел” Бөтенроссия конкурсы, зональ «Хатын-кыз - 2021 ел лидеры” туры җиңүчесе. Таланты һәм лидерлык сыйфатлары аңа теләсә кайсы башланган эштә югары нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеге бирә. Күп кенә Дәүләт бүләкләренә, Рәхмәт хатларына лаек булган шәхес

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец, Голгенэ Искандаровна. АЛГА ТАБА ДА ЗУР унышлар телэп ин изге телэклэремне юллыйм.