Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

“Туган ил- нәрсә ул?” –дип аталган Россия көненә багышланган уен-сәяхәт

Уен Россия көненә багышланып, мәктәпкәчә балалар, башлангыч һәм урта сыйныф укучылары өчен оештырылган Макыл мәктәп яны лагеренда узды.

Тәрбиячеләр һәм укытучылар китапханә мөдирләре Н.Першина ,М.Хисамова белән берлектә илебезнең героик үткәненә кызыклы сәяхәт әзерләделәр, элекке славяннарның борынгы көнкүреш әйберләре белән таныштырдылар, Россия символлары: герб, флаг, гимнның килеп чыгышы тарихыннан кызыклы фактлар турында сөйләделәр.

Уен барышында балалар “Россия-мин сине яратам” турнирында рус мәкальләрен, әйтемнәрен, табышмакларын, әкиятләрен, шәһәрләрен, уеннарын һәм бәйрәмнәрен  белү буенча ярыштылар.

Балалар турнирның барлык сынауларын да намус белән үттеләр, күп яңа мәгълүматка баедылар, аннары шул ук исемдәге китап күргәзмәсе белән таныштылар. Күпләр өйдә уку өчен китаплар һәм журналлар алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев