Туган якны өйрәнү музее якташларын җәяүле сәяхәткә чакыра
Югары Ослан районына Татарстан Республикасының төньяк йөреш Федерациясе килде.
Туган якны өйрәнү музее алар өчен экскурсия программасы үткәрде. Кунакларны Капитаннар мәйданында каршы алдылар, анда аларны Идел буе авылларының елга тормышы тарихы белән таныштырдылар. Аннары маршрут туган якны өйрәнү музее аша музей экспозицияләре буенча экскурсия һәм районның истәлекле урыннары һәм вакыйгалар буенча виртуаль тур белән узды.
Тау ягы тарихына чумып, сәяхәтчеләр Югары Осланның иң кызыклы ноктасы - Соколка тавына җәяүләп сәфәрне дәвам иттеләр. Туристлар Александр Радищевның тасвирлавын раслап, таудан Казанның панорама күренешенә сокландылар, хәтта мондый эссе көнне биеккә күтәрелүдән арыганлыкларын да оныттылар.
Биредә "Идел сукмагы" республика проекты идеясе авторы Тимур Циунук белән гаҗәеп очрашу булды, ул бу сәламәтлек сукмаклары турында энтузиазм белән сөйләде һәм тасвирлады.
Төшке эсседә кунаклар каенлыкта ял иттеләр, анда төркемнең күпчелек өлеше "Өченче буын"категориясенә керсә дә, алар үзләренең активлыгы,кайнап торган энергиясе белән таң калдырдылар. Үзләреннән соң вакытлыча тукталыш урынын пөхтә итеп җыештырып, төркем экскурсия башланган урынына әйләнеп кайтты һәм бүгенге сәяхәттән алган тәэсирләре белән уртаклашып, Ослан пляжында авылыбызның табигый матурлыгы белән хозурлануларын дәвам иттеләр.
Казанның М.Горький исемендәге, “Крылья Советов, Урицкий исемендәге паркларның оештырылган төркемнәре сәламәт яшәү рәвешен һәм актив озын гомерлелекне оештыруның ачык мисалы булып тора һәм алардан үрнәк алырга була.
Туган якны өйрәнү музее җирле халыкка әлеге хәрәкәткә кушылырга чакыра, музейда йөрү өчен скандинав таяклары да бар.
Җәяүле походларга группа көтәбез,ә сез үз чиратыгызда үткәннәр турында безнең белән уртаклашырсыз дип, чакырып калалар музей хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев