“Туган ягымнан Илһам алам” - Фәннур Сафинның- шагыйрьнең, язучының, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасының 75 еллыгына әдәби күзәтү.
Кильдеево авыл китапханәсе укучыларны язучыларның һәм шагыйрьләрнең юбилей даталары белән таныштыруын дәвам итә.
Татар шагыйре Фәннур Сафинның 75 еллыгына багышланган "Туган ягымнан илһам алам" исемле әдәби күзәтү китапханәче Людмила Лазарева тарафыннан оештырылган. Анда укучылар шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән танышалар. ”Сөембикә” журналында басылган “Тынлык”, “Яңгыр улы”, “Ялгыз көймә”, “Җырда юану”, « Саубуллашып киттең” дигән шигырьләрен укыдылар.
Фәннур Шәйхенур улы Сафин 1948 нче елның 27 нче июнендә ТАССР ның Минзәлә районы Кузкәй авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1966 елда, комсомол юлламасы буенча, Түбән Кама - яшьләр шәһәренә килә һәм өч елга якын нефть химиясе комбинатында слесарь булып эшли. 1969-1974 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты факультетында укый. Аны тәмамлаганнан соң күпмедер вакыт Казан телестудиясендә редактор булып эшли, аннары «Татарстан яшьләре» газетасында, «Ялкын», «Казан утлары» журналларында әдәби хезмәткәр булып хезмәт итә.
1983 елдан башлап - Татарстан Язучылар берлегенең сәнгать әдәбиятын пропагандалау бюросы хезмәткәре. Шагыйрьнең беренче мөстәкыйль китабы - «Кеше чыкса юлга» җыентыгы (1976г), «Житмешенче еллар Корчагиннары» бөтенсоюз конкурсында катнашу өчен тәкъдим ителә һәм җиңүче дип таныла. Сафин шигъриятенең төп темасы - татар халкының язмышы, буыннар алмашынуы турындагы лирик уйланулар.
«Яңгыр малае» ( 1993г) балалар җыентыгына кергән шигырьләр гади, кызыклы, кыюлыкка, намуслы, кешелекле булырга өйрәтә. Аның шигырьләренә композиторлар язган Р.Гатауллин «Хушлашырга ашыкма», Б.Мулюков «Җырымда юатырмын» , Ф.Хатипов «Моңлану» җырлары зур популярлык казанды.
Фәннур Шәйхенур улы Сафин туган ягын чын күңелдән яратучы талантлы шагыйрь иде. Аның шигырьләре яшьләр романтикасы белән сугарылган һәм замандашларының туган төбәге, аның табигате турында лирик уйлар буларак кабул ителә. Аның лирикасына халыкчанлык, берникадәр моңсулык һәм шул ук вакытта юмор кебек сыйфатлар хас. 1978 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Ул 1999 нчы елда вафат була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев