Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Түбән Осланда кышлаучы кошлар көне узды

Кошлар табигатьнең мөһим өлеше булып тора. Алар - безнең тугры ярдәмчеләребез, урманнарны, кырларны, бакчаларны саклаучылар. Ел саен алар безгә үз канатларында яз алып килә.

“Кышлаучы кошлар көне» экологик бәйрәме кысаларында Түбән Ослан балалар бакчасында әлеге бәйрәмгә багышланган тематик көн узды.

Балалар тәрбиячеләр белән бергәләп кышлаучы кошлар турында сөйләштеләр, кошлар турындагы презентацияне, алар турындагы иллюстрацияләрне карадылар, кышлаучы кошларны ничек дөрес һәм нәрсә белән ашатырга икәнен искә төшерделәр. Балалар песнәкнең май яратканын белеп, гаҗәпләнләнделәр. Иҗат остаханәсендә тәрбияләнүчеләр "Җимлектәге песнәк" аппликациясен башкардылар.

Башкарылган эш нәтиҗәсендә балалар бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр, мөһим кагыйдәне үзләштерделәр: "Кошларны рәнҗетергә кирәкми, кошларга ярдәм итәргә кирәк!".

Түбән Ослан балалары барыбызны да акциядә катнашырга чакыра, үз өегез янына җимлек элеп куегыз да канатлы кунакларны күзәтегез диләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев