Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Түбән Осланда Космонавтика көненә багышланган дәрес узды

12 апрельдә илебездә Космонавтика көне - иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе билгеләп үтелде. Әлеге көн шунысы белән дә якын, чөнки балачакта күпләр космонавт булырга һәм космоска очарга хыялланган.

Түбән Ослан балалар бакчасының төрле яшьтәге өлкән төркемендә әлеге бәйрәмгә багышланган тематик көн узды.

Балалар белән космос, космик корабльләр һәм, әлбәттә, космонавтлар турында әңгәмә үткәрелде. Презентацияне караганнан соң, балалар кешенең космоска беренче очышына әзерлек ничек барганын белделәр.

Балалар дәрестә космос турында җырлар тыңладылар, шигырьләр укыдылар һәм, әлбәттә, космик корабльләр, ракеталар турындагы белемнәре белән уртаклаштылар, космос турында бик күп яңалыклар белделәр. Беренче булып космосны хайваннар яулап алуы алар өчен ачыш булды. Һәм шуннан соң гына космоска кеше очкан – ул Юрий Алексеевич Гагарин. Әлеге яңалык безнең ил өчен генә түгел, бөтен дөньяда бик әһәмиятле вакыйга булган.

Дәрес ахырында балалар космос турында рәсемнәр ясадылар.

Балалар бакчасының өлкәннәр төркемендә Космонавтика көненә багышланган тематик дәресләрнең берсе менә шулай якты һәм кызыклы үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев