Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Түбән Ослан балалар бакчасында толерантлык тәрбиялиләр

Ел саен декабрь аенда бөтен дөньяда инвалидлар көнен билгеләп үтәләр. Ул инвалидларның җәмгыятьтәге тормышына игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән халыкара чара.

Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата толерантлы мөнәсәбәт тәрбияләү максатында Түбән Ослан балалар бакчасында Халыкара инвалидлар көненә багышланган тематик көн узды. Балалар белән әңгәмә үткәрелде, ул «Без барыбыз да төрле, ләкин без барыбыз да тигез” презентациясен карау белән үрелеп барды. Тәрбияләнүчеләр «үзенчәлекле кеше» төшенчәсе һәм андый кешеләргә карата кайгыртучан мөнәсәбәт белән таныштылар. Әңгәмә барышында педагогик ситуацияләр (авыруны карау, ярдәм күрсәтү), инвалидларның үзләренең физик кимчелекләрен җиңәргә тырышулары, куркыныч хәлләр турында сөйләшенде. 

Балалар сукыр кешеләр дөньясын тулысынча аңласыннар һәм күз алдына китерсеннәр өчен «Озатып йөрүче», «Тавыш кайдан килә» уеннары үткәрелде.

Үткәрелгән чаралар балаларда сәламәтлекләре чикләнгән кешеләргә инвалидлар көнендә генә түгел, башка көннәрдә дә ярдәм итәргә теләк тудырды. Өлкәннәрнең беренче чираттагы бурычы - балаларның сизгерлеген һәм ышанычын юкка чыгармау, аларны алдауга һәм оятсызлыкка өйрәтмәү. "Игелек" төшенчәсе күпкырлы. Бу - кайгыртучанлык күрсәтү дә, теләктәшлек һәм кызгану сәләте дә, кешеләрнең бәхетсезлекләренә битараф булмау да, аларга ярдәм итәргә әзер булу да, риясызлык та, кешеләрне үзләре ничек булса, барлык кимчелекләре белән кабул итү дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев