Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Түбән Ослан балалар бакчасында куркынычсызлык дәресе узды

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләренә өйрәтү бик мөһим. Балалар ут, куркыныч предметлар белән сак эш итү күнекмәләрен, юл хәрәкәте кагыйдәләрен, өйдә, урамда куркынычсыз тәртип кагыйдәләрен белергә типеш.

Балаларның күп вакытны өйдән читтә уздыруларын исәпкә алып, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны имин тормыш эшчәнлеге нигезләренә өйрәтүнең төп ролен тәрбиячеләр үти.

Түбән Ослан балалар бакчасы хезмәткәрләре Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы көненә багышланган Бөтенроссия ачык дәресендә катнаштылар. 

Тәрбияләнүчеләрне гадәттән тыш хәлдә тоту кагыйдәләре белән таныштыру өчен "Куркынычсызлык шәһәрчегенә сәяхәт" дәресе үткәрелде. Балаларга "Гражданнар оборонасы нәрсә ул?" презентациясе тәкъдим ителде, "Өйдә куркынычсызлык" мультфильмын карадылар. Балалар төрле дидактик һәм сюжетлы-рольле уеннарда катнаштылар, янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, юл йөрү кагыйдәләрен кабатладылар, ашыгыч хезмәтләр телефоннары номерларын кабатладылар.

Бөтенроссия ачык дәресе кызыклы һәм нәтиҗәле узды. Ул нәниләргә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында искәртте. Һәм без балаларыбызның мәгълүматны гына түгел, ә аны истә калдыруларына һәм аңа әйләнә-тирәдәгеләр белән уртаклаша алуларына шат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев