Түбән Ослан балалар бакчасында киләсе язга әзерләнәләр
Җәй буе бакчада гөлләр үзләренең матур чәчәкләре белән шатландырдылар, ә көзгә аларның орлыкларын җыяр вакыт җитте.
«Түбән Ослан балалар бакчасы» өлкән төркеме тәрбияләнүчеләре үзләренең участогындагы көзге үзгәрешләрне сизделәр һәм тәрбиячеләре белән бергә киләсе елда чәчәр өчен чәчәк орлыклары җыйдылар. Педагог балаларга орлыкларны коры кояшлы һава шартларында гына җыярга мөмкинлеген аңлатты. Җыелган вакытта аларны корыган таҗ яфракчыкларыннан чистартырга һәм саклау пакетларына салырга кирәк. Яз көне бу орлыклардан гүзәл чәчәкләр яңадан үсеп, чәчәк атачак һәм балаларны, ата-аналарны, тирә-юньдәге барлык кешеләрне сөендерәчәк!
Табигатьтә орлыклар җыю мәктәпкәчә яшьтәге балаларга хезмәт күнекмәләре бирергә ярдәм итә, башкарылган эшләрдән шатлыклы кәеф тудыра, экологик культура тәрбияли, табигатькә сакчыл карарга өйрәтә. Һәм, әлбәттә, саф һавада кулдан килгәнчә хезмәт тәрбияләнүчеләрнең сәламәтлеген саклап калуга һәм ныгытуга ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев