Түбән Ослан балалар бакчасында “Дару үләннәре көне” үтте
Шагыйрь С.Кирсанов «Мин дала буйлап йөрмим, мин даруханә буйлап йөрим, аның үлән картотекасын тикшерәм!» - дип язган.
Һәм бу, чыннан да, шулай: безне әйләндереп алган күп кенә үсемлекләр табигать тарафыннан кешеләргә файдага яратылган, безнең тирәдәге яшел дөнья - дәвалау үләннәре хәзинәсе. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның танып-белү үсеше бурычларының берсе балаларның дару үләннәре, аларның дәвалау үзенчәлекләре, шулай ук аларга карата сакчыл мөнәсәбәт турындагы белемнәрен киңәйтүне күздә тота.
Түбән Ослан балалар бакчасында “Дару үләннәре көне” үткәрелде. Чараның максаты - балаларның дару үләннәре турында күзаллауларын формалаштыру. Тәрбиячеләр балалар белән әңгәмә үткәрделәр, бергәләп табышмакларга җаваплар таптылар. Балалар нинди дару үләннәрен белүләрен, аларның үзлекләрен искә төшерделәр: тырнак гөлне бәрелгән урыннарны дәвалауда кулланалар; бака яфрагы яраларны төзәтү өчен файдалы; кычыткан кан агуын туктата; гөлҗимеш белән балалар бакчасында тәмле чәй эчәләр, шулай ук гөлҗимешнең маен пешкән урыннарга сөртәләр; үги ана яфрагы салкын тигәндә булыша. Дару үләннәрен урманда, кырда, юл читләрендә һәм хәтта балалар бакчасында да очратырга мөмкин булуын белделәр. Балалар бу үсемлекләрнең файдасы һәм шифалы үзлекләре турында белемнәрен тулыландырдылар, шулай ук табигатьтәге бөтен тереклеккә сакчыл мөнәсәбәт белән карарга дигән нәтиҗәгә килделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев