Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

ТР мөселманнарының диния нәзарәте 2022 елда Рамазан аен үткәрү тәртибе турында хәбәр итте

Беренче чиратта хәзрәтләр уразаның башлану һәм тәмамлану көннәрен билгеләде.

Татарстан мөфтияте Казыйлар шурасының 2022 елда Татарстанда Рамазан аен үткәрү мәсьәләсе буенча чираттагы утырышы узды. Җыелышта Рамазан ае башлану һәм тәмамлану вакытына, тәравих намазында укыла торган рәкәгатьләр санына, фидия һәм фитыр сәдакаларына кагылышлы дини сорауларны тикшерделәр.

1нче апрельдә ястү намазыннан соң беренче тәравих намазы укыла, 2нче апрель (шимбә) – уразаның беренче көне. 30нчы апрельдә – соңгы тәравих намазы, 1нче майда (якшәмбе) – уразаның соңгы көне, 2нче майда – Ураза бәйрәме. 

Утырыш барышында нисаб, фитыр һәм фидия сәдакалары күләмнәре билгеләнде. Дин әһелләре зәкят түләү өчен нисабны 620 000 сум күләмендә билгеләде (алтын буенча). Фитыр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме — 58 000 сум (көмеш буенча), фитыр сәдакасының минималь күләме – 150 сум, ә зәкят чыгару мөмкинлеге булганнарга 800 сум итеп түләргә тәкъдим ителә. Моннан тыш, сәламәтлек торышына бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да каза кылып үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәрбер көн өчен 300 сум күләмендә фидия билгеләнде.

Тәравих намазы барлык мәчетләрдә 20 рәкәгать итеп укыла.

 

http://dumrt.ru/news/news_27221.html

фото с сайта ДУМ РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев