ТР Экология министрлыгы хезмәткәрләре Ямбулатовода герой Коноваловка куелган һәйкәл янында беренче 60 агач үсентесе утырттылар
Бөек Ватан сугышы геройлары обелискы янындагы беренче агачларны утыртканда, без мемориаль тактада фамилияләре уелган кешеләргә генә түгел, безнең Җиңү өчен сугышкан бабайларга да рәхмәт белдерәбез. Яшь буын үз геройларын белергә, һәркайсын истә тотарга тиеш.
Булачак Дан аллеясының беренче агачларын - зәңгәр һәм яшел чыршылар, миләш, өрәңгеләрне - экология министры белән бергә сугыш елларында әтиләре, бабалары көрәшкән һәм фамилияләре обелискта язылган авыл кешеләре дә утыртты.
- Минем әти, Николай Коновалов, фронтка 18 яшьтә киткән, шулай ук танкист булган. Беренче сугышын Сталинград янында кабул итә, Берлинга барып җитә. Кайткач: “Кызым, сез бәхетле яшәсен өчен без барысын да эшләдек”, - диде ди Советлар Союзы Герое Семен Коноваловның туганнан туган сеңлесе, шулай ук акциядә катнашкан Людмила Семенова. Обелискта 220 исемнең сигезе - аның туганнарының фамилияләре. Исемлек тагын да артачак, күп кенә авыл халкының язмышы әлегә кадәр билгеле түгел.
- Бүген районыбызда Экология министрлыгы шефлыгы ярдәмендә узган акция - бер тапкыр гына үткәрелмәячәк, бу - патриотик тәрбия бирүнең гаять зур системасының бер өлеше, чөнки үткәннән башка киләчәгебез дә, гамәлләребез дә юк - киләчәкнең нигезе ул, - дип шәрехли вакыйганы район башлыгы урынбасары Сергей Осянин
Исегезгә төшерәбез, ел ярым элек экология министры Александр Шадриков инициативасы белән ведомство хезмәткәрләре Ямбулатово авылындагы мемориаль комплекс өстеннән шефлык алырга карар кылды. 2022 елның 9 маенда тулысынча реконструкцияләнгән мемориал ачылды, танк алып кайтып урнаштырылды, шулай ук батырлыгы турында "Несокрушимый" фильмы төшерелгән Советлар Союзы Герое Семен Коноваловка бюст куелды. Яңа мемориаль комплекс Бөек Ватан сугышында катнашучыларның барысына да багышланган. Мемориал янында обелисктагы һәр исемгә 220 агач утыртырга планлаштыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев