ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты кыйммәтле мехлы җәнлекләргә  ау сезоны ачылу турында хәбәр итә
Югары Ослан. Татарча

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты кыйммәтле мехлы җәнлекләргә ау сезоны ачылу турында хәбәр итә

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 5 сентябрьдән һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык биләмәләрендә кыйммәтле мехлы җәнлекләрне аулауга гаризалар кабул итү башлана.

Рөхсәт алу өчен, ау күздә тотылган район булу-булмауга карамастан, республика территориясендә күп функцияле үзәкнең (МФЦ) теләсә кайсы филиалына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Рөхсәт бирү түбәндәге документлар нигезендә башкарылачак:

- рөхсәт алу өчен гариза;

- шәхесне раслый торган документ (паспортның төп нөсхәсе);

- аучылык билеты (төп нөсхә);

- рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция (650 сум);

- хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен җыем түләү турында квитанция (кондыз һәм сусар аулауга рөхсәт алган очракта).

Гариза бирүче вәкиле тарафыннан түбәндәге документлар булганда рөхсәт алырга мөмкин:

- гади язма формада ышанычнамә (гариза бирүченең һәм ышанычлы затның паспорт мәгълүматларын (сериясе, номеры, кем тарафыннан һәм кайчан бирелгән, яшәү урынын теркәү), кылган гамәлләрне күрсәтү);

- рөхсәт алу өчен гариза;

- ышанычлы затның шәхесен таныклый торган документ (паспортның төп нөсхәсе);

- ышаныч язуы бирүченең шәхесен таныклый торган документ (паспорт күчермәсе);

- ышаныч язуы бирүченең аучылык билеты (төп нөсхә яки күчермәсе);

- рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция (650 сум);

- хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен җыем түләү турында квитанция (кондыз һәм сусар аулауга рөхсәт алган очракта).

Кондыз (бобр) һәм сусар (куница) өчен җыем  – 60 сум (1 баш өчен).

ИГЪТИБАР: МФЦ операторы аша гариза биргәндә, түләүләрне банк картасыннан файдаланып, булган рөхсәт факты буенча башкарырга киңәш ителә.

Ау вакыты:

- төлкегә –15 сентябрьдән 29 февральгә кадәр;

- үр куянына –15 сентябрьдән 29 февральгә кадәр;

- кондызга – 1 октябрьдән 29 февральгә кадәр;

- сусарга – 15 октябрьдән 29 февральгә кадәр.

Аучылык ресурсларын аулау нормасы һәм аучылык биләмәләренең үткәрү мөмкинлеге белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Нет комментариев