Тормыш заяга үтмәсен
Печище авыл мәдәният йортында яшьләр белән тормыш кыйммәтләре турында әңгәмә булып узды.
Чара профилактикалауга, яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә һәм тормыш кыйммәтләренә тартуга юнәлдерелгән. Сер түгел, хәзерге дөньяда кешеләрнең күбесе үз гомерләрен, кыйммәтле вакытларын кирәкмәгән әйберләргә сарыф итә. Күп кеше ике мәрхәмәткә: сәламәтлеккә һәм буш вакытка игътибар итми, алар сәламәтлекләрен һәм вакытларын файдасыз, ә кайчакта тыелган әйберләргә сарыф итәләр.
Чараның максаты балаларга наркотиклар куллануның нәтиҗәләре һәм аларның кешегә тәэсире, СПИД йоктыру һәм аннан ничек саклану турында мәгълүмат бирү булды. Наркотиклар кулланганда нинди җәза бирелүен, нинди хокук бозуларга китерүен искәртеп үттеләр.
Чара күңелле дискотека белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев