Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Тавыкларыгызга витамин әзерлисезме?

Кышын тавыкларга бөртекле азыкны үрдереп бирергә була, ул кошларга бик файдалы.

Солы, арпа һәм бодайны үрдерергә мөмкин.

Микроблар калмасын өчен савытны яхшылап юарга кирәк, марганцовканың алсу өремәсе белән чайкарга. Бөртекләрне савытка салырга һәм салкынча (15 градустан салкынрак булмаган) су агызырга. Су бөртекләрдән 2 см га өстәрәк булырга тиеш. Иң яхшысы – кичтән су агызып калдыру. Иртән (12 сәгатьтән соң) бөртекләрне капчыкка тутырып, савытка саркытырга куегыз. Суын түгеп, капчыкны җылы урынга яткырып куегыз. Аның биеклеге 5 см дан артмаска тиеш, югыйсә ашлык кыза һәм бозыла башлый.

Бөртекләрне 3 тәүлектән артык үрдермиләр, шытымнар 3 мм тирәсе булырга тиеш. Үрдерелгән бөртекләрдә А витамины күп, ул тавыкларның йомырка салуын арттыра, иммунитетын ныгыта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: витамины домашнее хозяйство домашняя птица