Татарстанда пассажирлар навигациясе 13 ноябрьдә төгәлләнәчәк
Татарстанда быел Идел буенча пассажир навигациясен 13 ноябрьдә төгәлләү планлаштырыла.
Бу хакта “Татар-информ”га ТР Транспорт министрлыгының һава һәм су транспорты бүлеге башлыгы Алмаз Абдрахманов хәбәр итте.
"Даими шәһәр яны пассажир ташулары 13 ноябрьдә тәмамлана. Ә төбәкара йөрүләр инде ябыла. Мөгаен, Түбән Новгород - Казан рейсы быел соңгысы булыр ", - диде министрлык хәзмәткәре.
Кичә Казанның елга портына Түбән Новгородтан "Метеор-120Р" килде. Конструктор Ростислав Алексеев хөрмәтенә аталган судно Татарстан башкаласына беренче рейсын ясаган. Бүген иртән судно кире Түбән Новгородка китте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев