Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Татарстанда мәктәп янындагы юлларда куркынычсызлыкны көчәйтәчәкләр

25 августтан 7 сентябрьгә кадәр Татарстанда «Игътибар-балалар!» масштаблы профилактик чара узачак, ул юлларда балалар травматизмын киметүгә юнәлдерелгән.

Борчулы статистика шуны күрсәтә: 2025 елның 7 аенда республикада балигъ булмаганнар катнашында 271 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 7 бала һәлак булган һәм 291е җәрәхәтләнгән.

Август-сентябрь айларында балаларның җәйге каникуллардан соң юлларда уяулыкларын югалтуы, аварияләрнең кискен артуы аеруча борчу тудыра. Акция кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерәчәкләр, мәктәпләр янында рейдлар оештырачаклар, җәяүлеләр кичүләренең торышын контрольдә тотачаклар һәм ата-аналар белән җыелышлар үткәрәчәкләр.

Балаларны автотранспортта йөртү кагыйдәләрен үтәүгә аерым игътибар биреләчәк – юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә, 7 яшькә кадәрге балалар бары тик автокреслоларда гына, ә 12 яшькә кадәрге балалар махсус тотып торучы җайланмаларны кулланып йөртелергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев