Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Татарстанда М12 тизйөрешле трассасының сигезенче этабын кулланышка тапшырырга әзерләнәләр

Ноябрьдә җиденче этап буенча хәрәкәт ачылды, чиратта - сигезенчесе. Инде декабрь азагында ук Мәскәүдән Казанга, Казаннан Мәскәүгә һәм Россиянең башка шәһәрләренә бөтен юл буйлап йөрергә мөмкин булачак.

Автомагистральнең иң озын төзелеше - Идел аша 3362 метр озынлыктагы күпер. Ул Татарстанның Югары Ослан һәм Лаеш районнарын тоташтыра, - күпер шулай ук югары дәрәҗәдә әзерлектә. Идел аша салынган күпернең ике ягыннан да һәм аның бар озынлыгында архитектура-сәнгать яктырткычларын монтажлаганнар. 

Татарстанда М12 трассасында машина йөртүчеләргә һәм пассажирларга уңайлы булсын өчен алты урында ике яклап, - юлның уң һәм сул ягында - күп функцияле зона (КФЗ) булачак. Бер пар КФЗ Кайбыч районының Олы Кайбыч авылы янында урнашкан, икенче пар - Югары Ослан районының М.Вахитов исемендәге авыл янында һәм тагын берсе - Лаеш районының Егорьево авылы янында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев