Татарстанда «Кызыл канәфер» акциясе башланды
Татарстанда «Кызыл канәфер» Бөтенроссия акциясе старт алды. Ул инде унберенче тапкыр «Буыннар хәтере» хәйрия фонды инициативасы буенча уза.
Унынчы апрельдән егерме икенче июньгә кадәр республика халкы ветераннарга ярдәм итүгә үз өлешен кертә ала. Моның өчен кызыл канәфер рәвешендәге күкрәк билгесе сатып алырга гына кирәк. Барлык җыелган акчаларны фонд медицина ярдәме күрсәтүгә юнәлдерәчәк.
Татарстанда акциягә «Җиңү волонтерлары» һәм «Күңел белән яшь» программасының көмеш волонтерлары кушылды. Аларны шәһәрләрнең үзәк урамнарында, паркларда һәм массакүләм чараларда очратырга мөмкин. Акциядә катнашучылар проект һәм үз оешмалары символикасы белән фирма киемнәрендә эшлиләр. Аларның иганә җыю өчен махсус бокслары бар. Кертемне акчалата яки махсус код аша ясарга мөмкин. Җавап итеп волонтерлар кызыл канәфер рәвешендәге күкрәк билгесе бүләк итәләр.
Күкрәк билгеләрен волонтерлардан гына түгел, партнерлык мәйданчыклары аша да сатып алырга мөмкин. Алар «Россия почтасы» бүлекчәләрендә, ерак араларга йөрүче поездларда һәм тизйөрешле составларда, шулай ук эре маркетплейсларда һәм челтәр кибетләрендә сатыла.
Узган ел акция юбилейлы мәртәбә узды һәм илнең сиксән биш төбәген — Калининградтан Чукоткага кадәр колачлады. Аңа фондның партнерлары һәм тарафдарлары кушылды. Барлыгы ике миллионнан артык значок таратылган, ә җыелган акчалар күләме йөз унбиш миллион сумнан артып киткән. 2026 елда фонд бу масштабны саклап калырга гына түгел, ә нәтиҗәләрне дә арттырырга исәп тота.
Узган ел Татарстан да яхшы нәтиҗә күрсәтте. Бер миллион дүрт йөз алтмыш мең сум акча җыя алганнар. Бу акчалар ветераннарга медицина ярдәме күрсәтүгә тотылган. Аларга ишетү аппаратлары, электр инвалид коляскалары, югары технологияле протезлар сатып алганнар, шулай ук тернәкләндерү, дәвалау һәм башка медицина ихтыяҗлары өчен түләгәннәр.
«Буыннар хәтере» фондының башкарма директоры Катерина Круглова акциянең идеясе баштан ук кешеләргә ветераннарга рәхмәтләрен сүзләр белән генә түгел, конкрет эшләр белән дә белдерү мөмкинлеге бирүдән гыйбарәт иде, дип сөйләде. Унбер ел эчендә "Кызыл канәфер" чын халык инициативасы әйләнгән. “Кызыл канәфер” билгесе ярдәм итүчеләрне һәм рәхмәт белдерүчеләрне берләштерүче Хәтер һәм Рәхмәт символына әверелде. Елдан-ел акциягә күбрәк кеше кушыла бара. Оештыручылар халыкны акциягә кушылырга һәм ветераннарга ярдәм итүгә үз өлешләрен кертергә чакыра. Теләсә нинди иганә, хәтта иң кечкенәсе дә, зур әһәмияткә ия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев