Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә янгынга каршы махсус режим гамәлдә булачак

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының райондагы оешмасында махсус режимга бәйле рәвештә нинди чикләүләр һәм штрафлар кертеләчәген сөйләделәр.

ТР Премьер-министры Алексей Песошин Татарстанда 25 декабрьдән янгынга каршы махсус режим кертү турындагы карарга кул куйды. Ул Яңа ел каникуллары тәмамланганчы 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Махсус режим вакытында нинди чикләүләр кертеләчәк, һәм кагыйдәләрне бозган өчен нинди җаваплылык каралган – алар турында күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге башлыгы Ленар Мардегалимов сөйләде.

"Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган вакытта, бенгаль утларыннан, шартлаткычлардан тыш, 1-3 класслы хәвефлелектәге пиротехник эшләнмәләр куллану тыела. Мондый пиротехниканы сәнәгать объектларыннан 500-метрда һәм торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы объектларыннан, кешеләр күп була торган объектлардан, автомобиль юлларыннан, хосусый йорт һәм күп фатирлы торак йортлардан 30 метрдан якынрак файдалану тыелачак", - дип хәбәр итте Ленар Рәшид улы.

 Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 3 нче класска ракеталар, фестиваль шарлары һәм салют батареялары кебек пиротехник эшләнмәләр керә.

 Моннан тыш, Мардегалимов искәрткәнчә, янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган вакытта штрафлар 2 тапкырга арта. 

"РФ КОАПның "20.4 нче маддәнең 2 нче өлеше нигезендә "махсус янгынга каршы режим гамәлдә булган чорда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу, пиротехниканы рөхсәт ителмәгән урыннарда куллану гражданнарга 10 меңнән 20 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин. Вазыйфаи затлар, оешмала һәм юридик затлар өчен штраф 30дан 800 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк", - дип белдерде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев