Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Татарстанда «Бистә шәле» республика фестивале узачак

19 августта Балык Бистәсенең Үзәк мәйданында «Бистә шәле» хатын-кызлар халык кәсебе I республика фестивале узачак.

Бәйрәм программасы күп кенә кызыклы тематик чараларны күздә тота. Алар арасында - “Бистә ярминкәсе” осталары ярминкәсе, “Иң креатив шәл”, “Иң тиз бәйләүче осталар” конкурсы. Шулай ук фестивальдә мастер-класслар, презентацияләр узачак. Моннан тыш, йон һәм аксессуарлардан эшләнмәләр коллекциясен күрсәтү планлаштырылган. Фотозона, музей зонасы, “БалаЧак”- балалар уен мәйданчыгы эшләячәк.

ТР Мәдәният министрлыгы хәбәр иткәнчә, "Иң креатив шаль" конкурсында барлык теләүчеләр дә катнаша ала. Әмма конкурста катнашу турында алдан хәбәр итәргә кирәк. Конкурска гадәти булмаган техникада кулдан башкарылган эшләр кабул ителә. «Иң тиз бәйләүче» конкурсында кыска вакыт эчендә әзер шәл бәйләргә кирәк булачак.

Мәйданның төп сәхнәсендә театральләштерелгән пролог күрсәтеләчәк, аның сюжетында шәл  бәйләү тарихы ята. Сәхнәдә үзешчән сәнгатьтә катнашучылар чыгыш ясаячак. Фестивальнең Хэдлайнеры Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Сирина Зәйнетдинова булачак.

Чара азагында мәйдан үзәгенә рекордсмен – фестиваль вакытында бәйләнгән   иң зур шәлне катнашучылар һәм тамашачылар хозурына чыгарачаклар.

Фестивальдә катнашырга теләүчеләргә анкета-заявканы 17 августка кадәр rdksloboda@mail.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев