Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Татарстанда бишенче тапкыр “Урманны саклыйк” бөтенроссия акциясе узачак

Акция кысаларында Югары Ослан районында да 400гә якын агач утыртылачак.

Шимбә көнне, 14 октябрьдә, “Урманны саклыйк” бөтенроссия акциясе узачак, анда Татарстан халкы да катнашачак. Бу көнне бөтен ил буйлап бер миллионнан артык европа чыршысы, гади нарат, себер карагае, вак яфраклы юкә, гадәти миләш, имән һәм каен үсентеләре утыртылачак дип көтелә.  

 “Урманны саклыйк” бөтенроссия акциясе Татарстанда инде бишенче тапкыр оештырылачак, - дип сөйләде ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. - Акция барлыгы 170 мәйданда узачак. Барыгызны да агач утыртуда катнашырга һәм республикабызның урман байлыкларын саклауга һәм арттыруга үзегездән өлеш кертергә чакырабыз». 

“Урманны саклыйк” акциясенең рәсми порталында хәбәр ителгәнчә, җомга көнне районның биш ноктасында 365 агач, башлыча ылыслы агачлар утыртылачак.  

 Түбән Осланда җомга көнне Чкалов урамыннан ерак түгел урында һәм җирле зират территориясендә 50 ылыслы агач утыртачаклар, акция 10.00 сәгатьтә башлана. Шелангада Садовая урамында 9.00 сәгатьтә 200 ылыслы агач үсентесе утыртуга керешәчәкләр. Акцияне уздыруның тагын бер ноктасы - Ватан авылында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәл территориясе. Биредә 13.00 сәгатьтә 25 зәңгәрсу чыршы утырту планлаштырыла.  

 Шимбә көнне акция Олы Мәми һәм Иске Рус Мәмәтхуҗасы авылларында узачак. 9.00 сәгатьтә Мәмәтхуҗада Яшьләр урамында 100 каен утыртылачак, бер сәгатькә соңрак Олы Мәмидә Яшьләр урамында 15 нарат утыртачаклар.  

“Урманны саклыйк” бөтенроссия акциясен РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы һәм “Урман волонтерлары” бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте оештыра. Акциянең төп максаты - быел урман янгыннарыннан зыян күрүчеләргә ярдәм йөзеннән 70 миллион агач утырту. Акция «Экология» милли проекты кысаларында үткәрелә, ул илдә Россия Президенты Владимир Путин инициативасы һәм кушуы буенча гамәлгә ашырыла. Узган ел акция йомгаклары буенча Татарстанда 595 гектар мәйданда ике миллион данә агач үсентесе утыртылды. Акциядә 20 мең кеше катнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев