Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Татарстанда 2024 нче елда төзекләндерү объектлары буенча тавыш бирүгә йомгак ясалды

1,6 меңнән артык Югары осланлылар тавыш бирүдә катнашкан.

Татарстанда узган тавыш бирүгә йомгак ясалды, аның барышында татарстанлылар  төзекләндерергә теләгән объектларны, шулай ук “Безнең ишегалды” республика программасын тормышка ашыру буенча ишегалларын сайладылар.

Республика буенча 363 мең кеше тавыш  биргән, 228 меңнән артыгы-ишегаллары өчен, ә 103 меңнән артык кеше “Дусларча мохит” булдыру буенча сораштыруда  катнашкан.

Тавыш бирү исемлегенә 267 җәмәгать урыны һәм 2145 ишегалды кертелгән, шулардан өстенлекне төзекләндерү өчен 200 ишегалды алган.

Иң актив тавыш бирүчеләр Казан, Яр Чаллы шәһәрләрендә һәм Түбән Кама районында күзәтелә. Шулай ук Әлмәт, Яшел Үзән, Бөгелмәдә яшәүчеләр актив булган. Һәр муниципалитетта үз территориясендә яшәүче 14 яшьтән өлкәнрәк 10 % тан артык гражданнар тавыш биргән.

Югары Ослан районында тавыш бирүдә 1672 кеше катнашкан. Халыкка сайлау өчен биш объект тәкъдим ителде-алар барысы да Югары Осланда урнашкан,шулай ук һәркем үз вариантын тәкъдим итә алган. Тавышлар түбәндәгечә бүленгән:

  • Мәдәният һәм ял паркы -642
  • Карст күле- 303
  • Геройлар паркы- 226
  • Үз варианты-197
  • Стрелка урман паркы- 182
  • Район мәдәният йорты скверы-122

Югары Осланлыларның нинди үз вариантларын тәкъдим итүе соңрак билгеле булачак.

Икенче урынга карамастан карст күле өстенлек алачак. Объектлар исемлегенә керүе “Идел сукмагы” ( “Волжская тропа”)  туристик маршрутына керүе белән бәйле. Моннан тыш биредә беренче чират кысаларында эшләр башланды инде- күл төбе, яр буе чистартылган, булачак асмалы юллар һәм пирс өчен баганалар утыртылган. Икенче чират кысаларында объект инфрастуктурасын булдыру дәвам итәчәк.

Моннан тыш, “Безнең ишегалды” республика программасының бер өлеше булачак ишегалды территориясе билгеләнгән-2024 нче елда Ключище авылының Колхоз урамы ишегалдысы төзекләндерәчәк.

Исегезгә төшерәбез, тавыш бирү 15 нче апрельдән 31 нче майга хәтле барды. Тавыш бирүдә 14 яшьтән алып катнашырга була, тавыш бирүчеләр шул ук вакытта йорт хайваннары өчен “Дусларча мохит” булдыру өчен дә үз фикерләрен калдыра алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев