Татарстанда 2024 елда Корбан бәйрәмен үткәрү тәртибен расладылар
Корбан чалу бәйрәме 16 июньдә узачак.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 2024 елда Корбан бәйрәме һәм бәйрәм намазын үткәрү тәртибен раслады. Бу хакта ДУМ сайтында хәбәр ителә.
«Быел Гарәфә көне - 15 июньгә, ә Корбан бәйрәме 16 июньгә туры килә. Корбан гаете уңаеннан Татарстанның барлык мәчетләрендә дә бәйрәм намазлары узачак. Бәйрәмгә республика мәчетләренә кояш чыкканчы 1 сәгать алдан җыелырга, кояш чыгып 30 минут үткәч гает намазы кылырга тәкъдим ителә ", - диелә хәбәрдә.
Казанда иртәнге намаз 02:00-3:00, бәйрәм вәгазы - 03:00-3:30, гает намазы - 03:30, гарәп телендә вәгазь, Коръән уку, дога кылу - 03:40.
Корбан чалу йолалары бәйрәм намазын укыганнан соң башлана. Махсус билгеләнгән урыннарда корбан чалу 18 июньдә 20.32 сәгатькә кадәр (кояш баеганчы) дәвам итәчәк.
"Корбан чалу өчен нисаб суммасы 51 мең сум тәшкил итә", - дип ачыклык керттеләр ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә.
15, 16, 17, 18 һәм 19 июньдә Тәкбир әт-тәшрик көннәре башлана. Бу көннәрдә һәрбер фарыз-намаздан соң (бары 23 тапкыр) дин тотучылар (ир-атлар кычкырып, хатын-кызлар эчтән генә) Тәкбир әт-тәшрик әйтергә тиеш: «Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр! Ләә иләәһә илләллаһ вәллааһу әкбәр. Аллааһү әкбәр вә лилләәһил-хәмд».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев