Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Татарстанда 1600 авыл кешесен фельдшерларга ярдәм итү өчен укытачаклар

Фельдшер ярдәмчеләре республика ФАПларында якынча киләсе елның февралендә барлыкка киләчәк.

Татарстанның һәр ФАПында фельдшер ярдәмчесе барлыкка киләчәк, моның өчен 1600 авыл кешесен укыту  планлаштырыла. Бу хакта брифингта республиканың сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин сөйләде. 

"Бу ФАП булган урыннарда фельдшерларның кадрлар кытлыгын тутырачак һәм алты ай дәвамында билгеле бер күнекмәләргә өйрәтүнең кыска курсыннан соң эшли башлаячак һәм кече медицина хезмәткәре дип аталачак", - дип сөйләде ведомство башлыгы. Бу практиканы Сәламәтлек саклау министрлыгы  Оренбург өлкәсендәге хезмәттәшләрендә күреп, аның кайбер өлешләрен  республикабызда кулланырга  булды. 

Укулар сентябрьдә медицина көллиятләрендә башланачак. Фельдшерлык-акушерлык пункты булган һәр авылдан бер кандидатны укырга җибәрәчәкләр. Бу яшь кеше булса уңайлы, әмма Сәламәтлек саклау министрлыгында барлык вариантларны да караячаклар, җенесе һәм яше буенча чикләүләр юк. Укудан соң алар фельдшер белән бергә дә, аннан башка да эшләргә әзер булалар.

"Фельдшер ярдәмчесе вазифасына цифрлаштыру компонентлары кертеләчәк, ягъни интернет белән эшләргә кирәк булачак. Ул  Үзәк хастаханәгә участок табибына тапшырылачак күрсәткечләрне кертәчәк, бу шикәр күләме, кан басымы, пульс, сатурация, электрокардиограмма күрсәткечләре", - дип билгеләде министр.

Быел Татарстанда 22 фельдшер-акушерлык пункты, Чебакса бистәсендә гомуми практика табибы офисы төзү, шулай ук ике учреждениегә капиталь ремонт ясау планлаштырыла,- дип хисап тотты министр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев