Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Татарстан Хәрби комиссариаты посылка һәм хатларны МХО зонасына бушлай җибәрү мөмкинлеген хәбәр итә

Бушлай посылкаларны,хатларны почта бүлекчәләрендә генә җибәреп була.

Татарстан Хәрби комиссириаты бүгенге көндә МХО зонасында булган якыннарыңа посылкаларны һәм хатларны бушлай җибәрү мөмкинлеге булуын тагын бер кат искәртеп үтә.

Почтаны адресатларга тапшыру белән РФ Кораллы көчләренең фельдъегерь-почта хезмәте шөгыльләнә.

“Россия почтасының генераль директоры боерыгы буенча, МХО да катнашучы хәрбиләр адресына 10 килограммга кадәр авырлыктагы посылкалар җибәрү түләүсез нигездә оештырылган. Посылканы Россия почтасының теләсә кайсы бүлекчәсеннән җибәрергә мөмкин”- дип ачыклык кертте ТР Хәрби комиссариатының гражданнар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Сергей Котин.

Бөтен илебездән посылкалар  почтаның Мәскәүдәге логистик үзәгенә эләгә. Аннан аларны Оборона министрлыгы вәкилләренә тапшыралар, алар үз чиратында адресатларга алып барып җиткерәләр.

Посылкаларны бушлай почта бүлекчәләрендә генә җибәреп була. Посылканы  операторга ачык килеш тапшырырга кирәк. Бер кеше җибәргән посылкалар саны чикләнмәгән, әмма һәрберсенең авырлыгы 10 килограммнан артмаска тиеш.

Хатлар гадәти конвертта җибәрелә.

Хатларда һәм посылкаларда адресны түбәндәгечә язарга кирәк:

Индекс  103400 ,  “город Москва-400”, адресатның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме тулысынча, хәрби часть номеры 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев