Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Татарстан кулланучылар күзәтчелеге идарәсе талпан энцефалиты буенча кайнар линия үткәрәчәк

Республикада талпаннарның сезоны быел бик иртә башланды. Беренче талпан тешләүе 25 нче мартта үк күзәтелде. Талпан тешләүдән зыян күрүчеләр меңнән артты, бу узган елга караганда берничә тапкырга артыграк.

43 муниципаль районның 30 ы талпан энцефалиты буенча эндемик район санала. Бу районнарда талпан тешләү, тешләүдән куркыныч авыру йоктыру ихтималы бик зур.

Югары Ослан район үзәк дәваханәсе мәглүматләре буенча, сезон башланганнан бирле 17 кеше талпан тешләү буенча мөрәҗәгать иткән, бәхеткә каршы энцефалит авыруы билгеләре һәм талпан таратучы башка авырулар медицина хезмәткәрләре тарафыннан табылмаган.

Кулланучылар  күзәтчелеге идарәсе хезмәткәрләре 15 нче майдан 26 нчы майга хәтле “Кайнар линия”  үткәрәчәк. Алар талпан тешләсә, нишләргә, кая мөрәҗәгать итәргә, алардан үз көчең белән котылырга буламы дигән сорауларга күрсәтелгән телефоннар буенча җавап бирәчәк

8 800-555-49-43 кулланучылар күзәтчелек идарәсенең консультатив үзәге (тәүлек буена эшли)
8 84371-5-72-63 Яшел Үзән гигиена һәм эпидемиология үзәге
8 84371-5-63-46 Яшел Үзән гигиена һәм эпидемиология үзәгенең врач-эпидемиологлары

Белгечләргә эш көннәрендә 8.00 дән 16.40 хәтле шалтыратырга була
Обед 12.00 – 13.00
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев