Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Татарстан казыйлары төзегән яңа татар исемнәре сүзлеге басылып чыкты

Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында матбугатта «Исемнәр китабы» татар-мөселман исемнәренең иң тулы сүзлекләреннән берсе барлыкка килде.

Сүзлектә 8500ләп исем кертелгән  - татарлар арасында еш кына телгә алына торган исемнәр.  «Исемнәр китабы»нда татар халкында кушылган күркәм исемнәр, аларның русча язылышы, татар, гарәп, фарсы яки төрки телләрдә сакланган мәгънәсе бирелгән.

Аны әзерләү һәм нәшер итүнең төп максаты гаилә кыйммәтләрен һәм татар-мөселман гореф-гадәтләрен саклау белән бәйле, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, китаптан хәзерге вакытта кулланылыштан төшеп калган, мәгънә белдерми торган, ислам диненә хас булмаган, начар мәгънә белдергән исемнәр яки тупас мәгънәле исемнәр төшереп калдырылган. Барлыгы 5500 ир-ат исеме, 3000ләп хатын-кыз исеме кертелгән.

«Исемнәр китабы»н киләчәктә һәрбер имамның өстәлендә булдыру ниятләнә. Мәчеткә балага исем куштырырга килгән һәрбер гаилә һич икеләнмичә әлеге китапта бирелгән исемнәр арасыннан күңеле якын күргәнен үз баласына куштыра алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев