Татарстан флагы фидакарьлек һәм халык горурлыгы символы ул
1991 елның 29 ноябрендә Татарстан Республикасы Югары Советы республиканың дәүләт символларының берсе буларак Татарстанның хәзерге флагын кабул итте.
Бу көнне Татар Макылы китапханәсендә яшьләр - яшүсмерләр клубы һәм Макыл мәдәният йорты хезмәткәрләре белән бергә ТР флагы көненә багышланган «Фидакарьлек һәм халык горурлыгы символы» дигән танып-белү сәгате үткәрделәр.
Татар Макылы китапханәсе мөдире Мәдинә Хисамова һәм мәдәният йорты мөдире Ольга Родионова укучыларга беренче флагларның кайчан барлыкка килүе, триколор төсләренең нәрсә аңлатуы, ТР флагының нинди очракларда күтәрелүе турында сөйләделәр. Катнашучылар өч рәсми символ: Татарстан Республикасы флагы, гербы һәм гимны турында кызыклы фактлар белделәр. Әлеге көн барлык татарстанлылар өчен тирән әһәмияткә ия һәм бердәмлекне, ватанпәрвәрлекне һәм Ватаныбыз өчен горурлыкны символлаштыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев