Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Татарстан аграрийлары 3 млн тоннадан артык ашлык җыеп алган

2022 елда республикада 5,2 млн тонна ашлык суктырылган.

Уртача уңыш  гектардан  26,3 центнер тәшкил итә. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә  барлыгы 1,1 млн гектардан артык чәчүлек мәйданыннан 3 млн тоннадан артык уңыш җыеп алынган.
Татарстанда чәчү мәйданы 2,7 млн гектар тәшкил итә. 2022 елда республикада 5,2 млн тонна ашлык суктырылган.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров белдергәнчә, корылык аркасында быел аграрийлар 3,7-3,8 млн тонна гына бөртекле ашлык җыя алачак.

Югары Ослан районы буенча  18 августка 6893 га суктырылган, 16494 тонна ашлык җыеп алынган, бу гомуми планның 55% ы. Район буенча уртача уңыш - 24 цн/га, шул ук вакытта көзге арыштан иң югары уңыш «Прокопьева А.И» КФХында - 35, 4 цн/га тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев