Татар Мәмәтхуҗасында “Бәлешфест-2025” узды
Хәзер күп авылларда, җирлекләрдә Сабантуйлар, авыл көннәре үткәрү матур гадәткә, йолага әйләнеп бара. Әлеге бәйрәмнәр авылдашларның, ерак җирләрдән сагынышып кайткан туган-тумачаның көтеп алынган вакыйгасы булып, очрашулар, күрешүләр икенче елларга җитәрлек якты хәтирәләр булып күңелләрендә саклана.
Ә Татар Мәмәтхуҗасы авылында ике ел элек бергәләшеп “Бәлешфест – 2025” - Бәлеш бәйрәме үткәрергә карар кылдылар. Әлеге бәйрәм татар халкының кунакчыллыгын, юмартлыгын, эчкерсезлеген, самимилеген тагын бер кат исбатлый торган чарага әйләнде.
26 июль көнне Мәмәтхуҗага олысы-кечесе, якын-тирә авыллардан, ерак шәһәрләрдән бәйрәмгә җыелдылар. Чара чит җирләрдән авылын, туганнарын, сыйныфташларын сагынып кайту, күрешү-очрашулар белән дә күңелле булды.
Татар халкы кунакка бер кайчан да буш кул белән йөрми, алар өйләрендә пешерелгән татар халык ашларын – бәлешләр, чәк-чәк, кош теле, бавырсак һәм башка бик күп төрле ризыклар белән килделәр.
Бәлеш бәйрәмен матур йолага әверелгән гадәт буенча Гали хәзрәт Җиһаншин ачып җибәрде. Ул үзененең эчтәлекле вәгазен һәм догасын җиткерде, якында гына урнашкан мәчеткә йөрүчеләрнең артуын теләде, әлеге бәйрәмнең ашау өчен генә оештырылмавын, ә игелек, тынычлык, кунакчыллык бәйрәме булуын искәртеп үтте. Шулай ук МХО да булган сугышчыларның исән-имин туган якларына кайтуларын, дөньяларыбызның тынычланып, бәхетле шатлыклы очрашулар насыйп булуын теләп чыгышын тәмамлады.
Котлау сүзләре белән Мәмәтхуҗа авылы җирлеге башлыгы В.Никитушкин чыгыш ясады. Алар авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Р.Гөбәйдуллин, район татар хатын-кызлары “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының җитәкчесе Ә.Минһаҗева белән авылның мөхтәрәм апасын, гомерен авыл хуҗалыгына хезмәт итүгә багышлаган, 80 яшен тутырган Зәйнәб Хәйруллинаны котладылар, Рәхмәт хаты һәм традиция буенча яулык бүләк иттеләр.
Шулай ук авылның күрке булган күркәм гаиләләрне дә онытмадылар. 30 еллык гаилә стажы булган Надежда һәм Константин Аксеновлар, 35 ел бергә гомер итүче Мансур һәм Ильмира Сәмигуллиннар, 40 ел бергә тормыш сукмагыннан атлаучы Әхмәтгали һәм Алсу Биктаһировлар гаиләләрен мәйданга чакырып, изге теләкләр теләп, истәлек бүләкләре тапшырдылар.
Фидания Нурисламова җитәкчелегендәге “Хәзинә” фольклор төркеме чыгышлары халыкның күңеленә хуш килде, бәйрәмнең бизәге булып, тагын да матурлык, күңелләргә дәрт өстәде. Аларның кунаклар алып килгән таба ризыклары белән мәйдан әйләнү аеруча җылы кабул ителде. Бергәләп җырлау белән беррәттән мөнәҗәтләр әйтүне, бәрәңгене зурлау күренешен, төркем әгъзаларының аерым чыгышларын халык алкышлар белән каршы алды. Дәртле җырларга кушылып кунаклар биеделәр дә, җырладылар да.
Бәйрәмне алып баручы Ләйлә Кадыйрованы, Апастан килгән моңлы тавышлы Габдулла Шәрәфетдиновны да әйтми китми булмый. Ләйлә алып баручы гына түгел, көчле тавышлы җырчы, оста итеп халыкны уеннарга өндәүче, татар халык сынамышларын, табышмакларны белүче дә. Ә Габдулланың моңлы җырлары күпләрне әсир итте.
Чарада төрле уеннар оештырылган, балаларның яраткан татлы мамык, попкорннар сату урыны бар иде.
Тагын да матур күренеш булып, өйлә намазына чакыручы азанны халык бәйрәмне туктатып, бер тында тыңлау булды.
Бәлешфест-2025нең ахыры бәйрәмгә җыелган кунаклар алып килгән күчтәнәчләр белән мул өстәлләр артында чәй эчеп, аралашып, оештыручыларга олы рәхмәтләрен җиткереп, икенче елга да шушы урында очрашырга сүз куешып таралышу булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Комментарии
2
1
Зохрэ Нурулловна язган мэкалэлэрне,язмаларны бик яратып укыйбыз.Ана алдагы коннэрдэ ижат унышлары телибез,безне узенен матур,эчтэлекле язмаларны белэн озак еллар соендереп торса иде.
0
0
1
1
Зохрэ Нурулловнын язмаларын бик яратып укыйбыз.Молодец,булдыра.
0
0