«Татар фольклоры дөньясы» темасына фольклор сәгате
15 нче июльдә Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы , бердәм фольклор көне, “Мәктәп укучылары өчен мәдәният”-ведомстоара проекты кысаларында Вахит авылы мәдәният йортында “Татар фольклоры дөньясы” темасына фольклор сәгате узды.
Чара барышында мәдәният йорты мөдире Гөлназ Фаттахова балаларны «фольклор» төшенчәсе, аның жанрлары белән таныштырды, фольклорның әле кешелекнең яза белмәгән заманда барлыкка килүе, кешеләр укый-яза белмәгәнлектән, җырлар,бәетләр һәм әкиятләр кешеләр хәтерендә сакланган һәм телдән буыннан-буынга тапшырыла торган булганнар,- дип сөйләде. Балалар Гөлназ Фәттахова белән бергә татар фольклоры дөньясына чумдылар: табышмаклар мәкальләр,халык җырларының көйләрен искә төшерделәр. Татар халык әкиятләре буенча викторинада катнашып куелган сорауларга җавап эзләделәр. Чара азагында балалар татар халкының сәнгате, татар уеннарының күп төрләре белән таныштылар. Алар рәхәтләнеп «Йөзек салыш» уенын уйнадылар.
Халык уеннары акыл, холык, ихтыяр тәрбияләүгә зур йогынты ясый, әхлакый һәм физик яктан үстерәләр, халык иҗатына кызыксыну тудыралар. Балалар бик күп уңай хис-кичерешләр алдылар һәм чарадан яхшы кәеф, баллы призлар белән таралдылар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев