Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Татар Борнашында Хәтер урыннарын чистарттылар

Илебездә мөһим вакыйга - Җиңүнең 80 еллыгы якынлаша.

Бу бәйрәм безгә ата-бабаларыбызның батырлыкларын һәм тынычлыкны саклау һәм киләчәк турында кайгыртуның мөһимлеген искә төшерә.

Әмма киләчәкне кайгырту - үткәннәрне искә төшерү генә түгел, ә безнең тирәдәге табигатьне кайгырту да бит ул.

Татар Борнашынды ЮНЭК командасы экологик акция үткәрде.

Аларның командасы мәктәпнең 10 класс укучылары белән истәлекле урыннарны җыештырды һәм төзекләндерде.

Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга һәйкәл - ел саен 9 майда тантаналы чаралар уза торган урын. Бергәләп акциядә катнашучылар территорияне тәртипкә китерделәр:

- Мәйданчыктагы чүп-чарны җыйдылар.

- Чәчәкләрне контейнерга утырттылар һәм һәйкәл янындагы киңлекне бизәделәр.

Патриотик тәрбия хәтер урыннарын кайгыртудан башлана. Чараны оештыручылар әлеге инициативалар яшьләргә тарихи хәтерне саклауның һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеген аңларга ярдәм итә дип саныйлар.

Алар әлеге хәрәкәткә кушылырга, илебезне бергәләп чистарак һәм матуррак итәргә чакыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев