Татар Борнашында Пушкин көне үтте
Пушкин көне - Рус теле көне алдыннан Татар Борнашы авылы мәдәният йортында яшь әдәбият сөючеләр өчен мавыктыргыч чара узды. «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» проекты кысаларында оешма хезмәткәрләре «Пушкин әкиятләре чакыра» дип аталган әдәби квест оештырдылар.
Программа танып белү әңгәмәсеннән башланды: алып баручылар балаларга рус теле көне тарихы турында сөйләделәр һәм ни өчен аны традицион рәвештә иҗаты милли мәдәниятнең һәм әдәби мирасның аерылгысыз өлешенә әверелгән бөек шагыйрь Александр Сергеевич Пушкин исеме белән бәйләүләрен аңлаттылар.
Кереш өлештән соң катнашучылар ике командага бүленеп, әкият станцияләре буйлап мавыктыргыч маҗарага киттеләр.
Квест этаплары:
1.”Пазл-табышмак". Балалар Пушкин әкиятләренең берсеннән матур сурәт җыйдылар, аның исемен дөрес билгеләделәр, ә аннары эрудиция күрсәтеп, шагыйрь каләменә карамаган әсәрне төшереп калдырдылар.
2.”Тылсымлы капчык". Алдагы станциядә катнашучыларны әйберләр тутырылган серле капчык көтеп тора иде. Күзләрен бәйләгән балалар әйберләрне капшап карап таныдылар һәм Пушкинның нинди әкиятендә урын тапканнарын искә төшерделәр.
3.”Диңгез патшалыгы”. Күл буенда балалар үзләренең белемнәрен классик әсәрләре буенча викторинада тикшерделәр. Ә киеренке интеллектуаль эштән соң барысы бергә күңелле итеп «Диңгез дулкынлана» хәрәкәтчән уенын уйнадылар.
4.”Серле алан". Финал станциясе зирәклек сынавы булды: катнашучылар ребуслар, анаграммаларны чиштеләр һәм Пушкин әкиятләре мотивлары буенча төзелгән кроссвордны тутырдылар.
Квестның һәр этабы командалардан Пушкин иҗатын белүне генә түгел, бәлки бергәләп эшли белүне, мантыйк, хыял һәм җитезлек күрсәтүне дә таләп итте. Чара якты, динамик һәм танып белүчән булды. Балалар яраткан әкиятләрен искә төшереп кенә калмадылар, бәлки бөек шагыйрьнең әсәрләренә яңача карадылар, үзләрен аның тылсымлы дөньясының бер өлеше итеп хис иттеләр.
Оештыручылар балаларның кызыксынуын һәм уенда катнашудан чын күңелдән шатлануларын билгеләп үттеләр. «Пушкин әкиятләре чакыра» квесты яшь катнашучыларга онытылмас тәэсирләр бүләк итеп, чын әдәбият һәм дуслык бәйрәменә әверелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев