Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Талантлы кеше – бар нәрсәгә сәләтле

Кызыл Байрак мәдәният хезмәткәрләре Ренат Харисның гомеренә һәм иҗатына багышланган әдәби чара үткәрделәр.

Ренат Харис - Татарстанның халык шагыйре, драматург, әдәби тәнкыйтьче, публицист, тәрҗемәче, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе.  

Чарада шагыйрьнең биографиясе белән таныштылар, шигырьләрен укыдылар. Шагыйрең  иҗатына тирән хисләр, күп катламлылык һәм образлы фикер булуы хас. Тормышны үткен кабул итү, лирик, фәлсәфи һәм публицистик башлангычларның тигезлеге аның әсәрләрен таләпчән һәм актуаль итә. 

Килгән кешеләр Ренат Харисның «Казан утлары» журналында баш мөхәррир булуын, соңрак «Татарстан хәбәрләре» («Мәдәни җомга») республика газетасын оештырганын белделәр. Ул ТР Югары Советы депутаты итеп сайланган, ә ТР Конституция комиссиясенең эш төркеме аның җитәкчелегендә ТР Дәүләт символларын: Дәүләт флагы, гербы һәм ТР гимнын кабул итүгә әзерләде. Аның Ф.Шаляпин исемендәге Халыкара опера фестивале, Бөтендөнья татар конгрессы идеясенең авторы да ул. 

Ренат Харис балалар язучысы түгел, әмма оныклары тугач, балалар өчен дә әсәрләр яза башлый. Әдәбият сәгатендә балалар "Матур өй"не бергәләп укыдылар. Моннан тыш, оныклары өчен ул берничә пьеса да язган. Ренат Харис - музыкаль-сәхнә әсәрләре либреттосы авторы, шулай ук җырлар иҗат итүче шагыйрь. Моннан тыш, Ренат Харис та искиткеч рәссам. Күпләр бу хакта белмиләр дә, һәм автор үзенең кайбер китапларын үзе иллюстрацияләвенә бик гаҗәпләнделәр.

Ренат Харисның тормышы һәм иҗаты, күпьеллык эшчәнлеге турында сөйләгәндә, чын мәгънәсендә, ул талантлы кеше икәнлеген таныдылар. Талантлы кеше - бар нәрсәгә сәләтле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев