Табигатьнең акыллы киңәшләре
15 августта Макыл авылы Яшьләр клубы, авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар һәм яшүсмерләр өчен экологик сәгать үткәрделәр.
Чара барышында балалар экологиянең нәрсә икәнен, табигатьне һәм аның ресурсларын ничек сакларга кирәклеген, кешенең әйләнә – тирә мохиткә нинди йогынты ясавын һәм уртак йортыбызны-Җир планетасын саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белделәр.
Балалар экологик кагыйдәләр һәм гаҗәеп фактлар белән таныштылар, кешенең әйләнә-тирә мохитсез яши алмавын аңладылар: һава, су, болыннар хуш исе, яфраклар шаулавы һәрберебезгә тынычлык, шатлык китерә, ә безгә аларга сакчыл мөнәсәбәттә булырга һәм кирәк вакытта ярдәм итәргә дә әзер булырга кирәк.
Анда катнашучылар табигатьтә зарарлы, кирәксез үсемлекләр һәм хайваннар булмавын, аларның барысы да бер берсе белән тыгыз бәйләнештә, һәрберсенең матур һәм файдалы булуын, Кызыл китапка кертелгән сирәк очрый торган һәм дару үсемлекләренең исемнәрен белделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев