Табигатьне саклыйбыз, батареялар җыябыз
Югары Ослан. Татарча

Табигатьне саклыйбыз, батареялар җыябыз

Югары Ослан муниципаль районының гомуми белем бирү һәм мәктәпкәчә оешмаларында кулланышта булган батареяларны җыю буенча акция узды. Акция 2023 елның 1 сентябреннән 30 ноябренә кадәр уздырылды.

Мәктәпләр арасында иң актив лидерлар: Югары Ослан гимназиясе -33 кг; Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе-25 кг; Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбе -20 кг.

Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары арасында: «Каенкай» -45 кг, «Кояшкай» - 15 кг., Печище балалар бакчасы - 6 кг., «Өстәмә белем бирү үзәге» - 12 кг җыйды.

Шәхси зачетта «Татар Борнашы балалар бакчасы» тәрбияләнүче Алексей Мартьянов лидер булды, ул 4 кг 400  җыйды.

Югары Ослан урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар арасында лидерлар: Бугурнова Карина(1а класс) - 4 кг 572; Кольцова Татьяна (2б класс) - 4 кг 200; Ситдыйков Айдар (1б класс) -3 кг 100.

Барлыгы 196 кг 860 грамм кулланышта булган батареялар җыелган.

Акцияне оештыручылар мәктәпкәчә яшьтәге балаларга һәм мәктәп укучыларына, сыйныф җитәкчеләренә һәм тәрбиячеләренә, ата - аналарга олы рәхмәтен белдерә.

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Нет комментариев