Табиблар татарстанлыларга эссе һава торышында сәламәтлекне ничек сакларга кирәклеге турында киңәшләр бирде
Җәйге эссе кагу һәм кояш сугу хроник авыруларның кискенләшүенә китергән сәбәп.
Татарстанда эссе һава торышы урнашты, мондый һава торышы сәламәтлеккә ничек тәэсир итә, шулай ук үз организмыңны югары температураның зарарлы йогынтысыннан ничек дөрес сакларга икәнлеге турында Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгында сөйләделәр.
«Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы һәм кунаклары! Республика территориясендә экстремаль эссе һава торышы урнашты, кызганычка каршы, әлеге вәзгыять белән санлашмау безнең һәрберебезнең сәламәтлегенә җитди зарар салырга мөмкин, бу су коену һәм тәбигатькә чыгу вакыты гына түгел, ә үз сәламәтлегебезгә аеруча игътибарлы булырга кирәк булган чор да, - дип билгеләп үтте Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин.
Аның сүзләренчә, һаваның югары температурасы организм өчен җитди куркыныч тудыра, эссе сугуга, сусызлануга, хроник авырулары булган кешеләрнең хәле начараюга китерергә мөмкин. Табиблар җәйге эсселекнең шикәр диабеты, гастрит, бронхит кебек хроник авыруларның, шулай ук йөрәк- кан тамырлары авыруларының, йөрәк ишемиясенең, гипертоник кризисның, инсультның һәм инфарктның кискенләшүенә китергәнен ассызыклады.
Эссе һава торышы атна буе дәвам итәчәк.
Табиблар билгеләп үткәнчә, эсседә кешеләрнең сәламәтлегенә иң зыян күрүчеләр 55 яшьтән өлкәнрәк гражданнар. Алар өчен инсульт куркынычы аеруча арта. Шуңа күрә якынлашып килүче инсультның төп симптомнарын белү - аңны югалту, сөйләм белән проблемалар, аяк-кулларның һәм хәтта бит мускулларының ойыю, зыян күрүчегә вакытында ярдәм итү мөһим.
Әгәр дә сул якта күкрәк өлкәсендә авырту сизүләр барлыкка килсә, алар кул яки аркага таралса, күкрәктә авырту хисе, йөрәк ритмы бозылса, спазмнар һәм аңлашылмаган курку белән бергә килә икән, бу симптомнар йөрәк өянәге, башкача инфаркт булганны күрсәтә ала. Табиблар татарстанлыларга җәйге эсселекне сәламәтлек өчен авырлыкларсыз кичерергә ярдәм итәчәк гади киңәшләр белән уртаклаштылар
Беренчедән, өлкән яшьтәге кешеләргә һәм хроник авырулары булган кешеләргә табибның киңәшләрен төгәл үтәргә, табиб билгеләгән дозаларда һәм режимда дарулар кабул итәргә кирәк.
Икенчедән, кояшның максималь активлыгы вакытында — көндезге 11дән 17 сәгатькә кадәр урамга чыкмау яхшырак. Әмма чыгарга кирәк булса, табигый материаллардан кысмый торган ачык төстәге кием кияргә, җиңел эшләпә һәм газсыз минераль су шешәсе алырга онытмаска кирәк. Белгечләр мөмкин булганча күләгәдә калырга һәм вакыт-вакыт кондиционерлы кибетләргә яки биналарга керергә киңәш итә.
Өченчедән, бу чорда көндәлек сыеклык кабул итүне арттыру яхшы, ләкин моны игътибар белән эшләргә кирәк. "Су режимын үтәргә, тәүлегенә бер ярым-ике литр эчәргә кирәк. Ләкин йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләргә йөрәк авырулары артмасын өчен табиб белән киңәшләшү мөһим. Тәкъдим ителгән эчемлекләр: лимон согы белән су, шикәрсез җылы яшел чәй, компотлар һәм морслар. Лимон суы сусауны бик яхшы баса, бөтнек чәе нерваларны тынычландырырга гына түгел, ә эссе җәйге төндә яхшырак йокларга да ярдәм итәчәк. Алкоголь, шул исәптән сыра, шулай ук төрле татлы ялкынлы эчемлекләр кулланмагыз. Алар сусауны гына түгел, организмдагы матдәләр алмашу процессын да акрынайта", - дип ассызыклады табиблар.
Дүртенчедән, туклануга аерым игътибар бирергә кирәк. Җиңел ризыклар белән туклану яхшырак: яшелчә, җиләк-җимеш, пешкән балык һәм тавык. Моннан тыш, рационнан майлы, кыздырылган һәм татлы ризыкны тулысынча чыгару яхшы.
Бишенчедән, организмның эсседә сусызлануын булдырмас өчен, артык физик активлыктан һәм интенсив спорт күнегүләреннән качарга кирәк.
Алтынчы кагыйдә кондиционерлы бүлмәдә организмны артык салкыннан сакларга кирәк. Һава температурасын +22,+23 тән түбән төшермәскә киңәш ителә.
"Җәй көне барлык салкын тию авырулары диярлек кондиционерларны дөрес кулланмау һәм салкын эчемлекләр һәм туңдырма куллану белән бәйле», диде табиблар.
Җиденче табиблар киңәше тәрәзәләргә кагыла. Алар бүлмәгә кайнар һава керүнең төп чыганагы. Көндез аларны ябык һәм ачык төстәге пәрдәләр белән тоту киңәш ителә, турыдан-туры кояш нурлары һәм җылы һава бүлмәгә керми. Төнгә температура төшкәндә тәрәзәләрне ачу яхшырак.
Татарстан медиклары киңәш иткән соңгы киңәш — эссе кагу һәм кояш сугу симптомнарын белергә кирәк.
"Беренче чиратта, бу хәлсезлек, баш әйләнү, көчле тирләү, сусау, баш авырту, күңел болгану һәм косу кебек билгеләр. Аеруча авыр очракларда аңны югалтырга мөмкин. Тынчу транспортта яисә урам уртасында аңын югалткан кешегә вакытында һәм дөрес ярдәм күрсәтә алу бик мөһим», — дип сөйләделәр республика Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Әгәр кешене эссе какса, шунда ук табиб чакырырга һәм организмны суытырга тырышырга кирәк. Зыян күрүчене салкын урында урнаштырырга, башына салкын компресс яки дымлы сөлге куярга кирәк. Әгәр дә кеше аңында булса, аңа күп итеп эчемлек бирергә кирәк. Әгәр дә ул аңын югалтса, аны нашатыр спирты ярдәмендә аңына китерергә кирәк. Ә аннан соң ашыгыч ярдәм бригадасының килүен көтәргә кала.
"Аномаль эсселек вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре алай ук катлаулы да түгел. Аларны үтәп, нормаль яшәү рәвеше алып бару һәм мөмкин кадәр сәламәтлекне саклау мөмкин булачак. Сезгә ныклы сәламәтлек телибез һәм мондый аномаль эссе һава торышы сезнең сәламәтлеккә зыян китермәячәк дип өметләнәбез», — дип нәтиҗә ясады табиблар.
ТР сәламәтлек саклау министры үз чиратында билгеләп үткәнчә, аномаль эсселекнең бу чорын ничек үткәрүе кешенең үзенә генә бәйле.
"Онытмагыз, сезнең сәламәтлек үзегезнең кулда! Сак булыгыз, гади генә булган куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгез, һәм җәй сезнең өчен уңайлы һәм куркынычсыз узачак», — дип ассызыклады ТР сәламәтлек саклау министры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев