Сызып ак нур белән
Үзәк район китапханәсендә язучы, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ринат Сафа улы Мөхәммәдиевнең тууына 75 ел тулу уңаеннан “Сызып ак нур белән” дигән китап күргәзмәсе эшли башлады. Китап күргәзмәсе язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштыра.
Ринат Сафа улы Мөхәммәдиев — танылган татар язучысы, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1993), СССР Язучылар берлеге әгъзасы. 1948 елның 10 декабрендә Татарстан АССРның Мамадыш районы Кече Кирмән авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. 1966 елда шул ук районның Түбән Ушма мәктәбен, 1971 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Аннары Казан телевидение студиясендә яшьләр-балалар тапшырулары редакторы булып эшли.
Ринат Мөхәммәдиев 1973-1976 елларда Казан дәүләт университетының журналистика кафедрасы каршындагы аспирантурада белем ала. Аспирантураны тәмамлаганнан соң, 1977 елның февраленнән Татарстан Язучылар берлеге җурналы — «Казан утлары» редакциясенең әдәби тәнкыйть бүлегендә мөхәррир булып эшли. 1981 елның маеннан шул ук журналның баш мөхәррире урынбасары була. 1979 елда филология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә ия була.
Язучы 1980 елдан бирле, берничә ел Татарстан Язучылар берлегенең партия оешмасы белән җитәкчелек итә, 1987-1989 елларда Татарстан китап нәшрияты директоры булып эшли, Татарстан язучыларының 11 нче съездында (1989 елның мае) Берлек идарәсе рәисе итеп сайлана. Ул шулай ук халыкара язучылар берлеге әгъзасы.
Бүген Ринат Мөхәммәдиев Мәскәүдә Халыкара язучылар берлеге рәисе урынбасары булып эшли, Мәскәүдә чыга торган «Татар дөньясы» иҗтимагый-сәяси газетасының баш мөхәррире вазыйфаларын башкара.
Аның каләмендә дөньяның татар, рус, башкорт, инглиз, кытай, төрек, гарәп һәм башка телләрендә басылган җитмеш артык китап бар. Ринат Мөхәммәдиев хикәяләре ачык гади тел белән язылган, шул ук вакытта яшәешнең чынбарлыгы һәм нечкәлекләре белән тулы. Алар халык тормышының белемнәре белән сугарылган, көчле рухлы, аларны үзенчәлекле юмор аерып тора. Иҗат җимешләре дустанә-күршегә, бер көнгә һәм барыбызга да адресланган күңел кичерешләреннән һәм уйлардан, шатлыклардан һәм кайгылардан языла. Язучының гражданлык линиясе, аның сүзе шундый, юмарт һәм сөйкемле, шул ук вакытта ачулы һәм ачы да.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев