Шырданга - Каюм Насыйри туган авылына сәяхәт
Югары Ослан районының бер төркем татар теле укытучылары һәм мәктәп китапханәчеләре Яшел Үзән районының Кече Шырдан авылында сәяхәттә булдылар.
Әлеге сәфәр бөек татар мәгърифәтчесе, галим, энциклопедист, тарихчы, этнограф, әдәбият белгече, публицист Каюм Насыйриның 200 еллык юбилеена багышланды. Ул «Күпкырлы Россия» Бөтенроссия маршруты кысаларында “Галим-энциклопедист эзләре буенча” мәдәни-туристик маршрутын гамәлгә ашыру буенча башкарылды.
Кунакларны Яшел Үзән районының Ачасыр авылында туып-үскән, 80нче елларда Казан университетының татар филологиясе факультетын тәмамлаган, якташы турында бай материал туплаган, аның мирасын халык арасында армый-талмый таратучы музей мөдире Минаева Гүзәл Юныс кызы каршы алды. Ул үз халкына, теленә, әдәбиятына, тарихына, диненә чын күңелдән бирелгән, сөйләме белән һәр кешене сокландыра белүче шәхес.
Бу очрашу бик җылы мохиттә үтте: кунаклар Каюм Насыйриның туган авылы, аның исемендәге мәчет, музей-китапханә, Россиянең иң карт агачлары реестрына кертелгән 50 еллык тал, Насыйри коесы кебек истәлекле урыннарда булдылар.
Укытучылар һәм китапханәчеләр күңелле һәм кирәкле сәфәрдән туган якка, күренекле шәхесләребезгә горурлык һәм ихтирам хисләре белән җан тынычлыгы алып кайттылар.
Шырданга сәфәрне Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешмасы рәисе Гөлгенә Дәүләтшина оештырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев