Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Сүгенү – начар, зарарлы гадәт

Соңгы унъеллыкларның күңелсез күренешнең берсе - ул без кичергән рухи һәм мәдәни һәлакәт булып сүгенү, оятсыз, әшәке сүзләр белән сөйләшү тора.

Элек, башлыча, җинаятьчеләрнең, эчкечеләрнең һәм башка түбән тәгәрәгән затларның гадәте сүгенү булган булса, хәзер инде оятсыз сүзләр кыстырып сөйләшү җәмгыятьнең барлык социаль һәм яшь катламнарына тирәнрәк үтеп керә.

Яшүсмерләрнең дә андый лексиканы куллану соңгы вакытта бик актуаль проблема булып тора.

Бакча-Сарай авыл клубында Матюшина урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары белән әхлакый позиция формалаштыруга, зарарлы гадәтләрдән баш тартуга юнәлтелгән әңгәмә узды.

Чара барышында "Яхшы сүзләр эстафетасы", "Безгә мат кирәкме?" дигән дискуссия үткәрелде.

 "Сүгенүнең суга йогынтысы" фильмын караганнан соң, балалар андый сүзләрнең "сүгенүчеләрнең генә түгел, сүгенү сүзләрен тыңларга мәҗбүр булганнарның да сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый" дигән нәтиҗәгә килделәр.

Чарада катнашучылар "Без башкаларның сөйләменә хакимлек итә алмыйбыз, ә үз сүзләребезне без контрольдә тота алабыз” дигән нәтиҗәгә килделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев